Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Каюм Насыйри укулары 03.04.2023
10 нчы сыйныф укучысы Галиев Айназ (Җитәкчесе- Галиева Г.Ш.),Каюм Насыйри исемендәге төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында катнашып, II урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Ученик 10 класса Галиев Айназ (руководитель - Галиева Г. Ш.),участвуя в Межрегиональном юношеском научно-исследовательском чтении имени Каюма Насыри, занял II место. Поздравляем!
-
Иҗат кичәсе 23.03.2023
22.03 көнне Базарлы Матакның Н.Дәүли исемендәге гимназиядә шигъри җанлы шәхес, Татарстанның атказанган табибы,Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Билаловның иҗат кичәсендә директорыбыз Рәхимә Арсланова да катнашты. Бу бик матур җылы очрашу булды. Гимназия коллективы кичәне үткәрүгә зур көч куйган. Укучы балалар Ирек әфәнденең шигырьләрен укыдылар,сораулар бирделәр. Җыр -биюле кичәдә Ирек Нуретдин улы үзе дә туган ягы турында якты хәтирәләрен яңартты,шигырьләрен укыды һәм матур җырлавы белән дә тамашачыларны сокландырды.
Шул чара кысаларында ике мәктәп ( Казанның А.Алиш һәм Базарлы Матакның Н.Дәүли исемендәге гимназияләре) арасында хезмәттәшлек турында фикер алышулар булды.
-
Семинар 21.03.2023
16.03 көнне гимназиянең татар теле һәм әдәбият укытучылары тәҗрибә уртаклашу максатында семинар кысаларында район укытучыларына ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.Семинарда катнашучылар барлык мөгаллимнәргә чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Международный конкурс искусств "ЗОЛОТАЯ ЛИРА" 20.03.2023
Вокальный ансамбль "Сезам" в номинации "Авторская песня" получили Диплом I степени в Международном конкурсе искусств "Золотая Лира". Руководитель - Шарафутдинов Рамиль Рафикович.
-
Прием заявлений в 1 класс. 2023 год 16.03.2023
Хөрмәтле әти-әниләр!
30 нчы марттан Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиягә 1 нче сыйныфка укучылар кабул итү башлана. Тулырак мәгълүмат сайтның «Прием в гимназию» - «Балаларны кабул итү» бүлегендә.
Кабул итү көннәре: сишәмбе 14.00 - 16.00 һәм шимбә: 9.00 - 13.00
Уважаемые родители!
В соответствии с рекомендациями Министерства образования и науки Республики Татарстан (письмо от 30.01.2023 №968/23) 30 марта 2023 года начинается приём заявлений граждан на обучение по образовательным программам начального общего образования в первый класс для детей, проживающих на закрепленной территории, и детей, обладающих первоочередным и преимущественным правом на поступление в образовательную организацию.
Прием заявлений на обучение в первый класс от родителей (законных представителей) детей, не проживающих на закрепленной территории, будет осуществляться с 6 июля текущего года до момента заполнения свободных мест, но не позднее 5 сентября текущего года.
Запись производится с 30 марта 2023 года: вторник: с 14.00 до 16. 00
суббота: с 9.00 до 13.00
-
Җыр фестивале 15.03.2023
Традицион чараларыбызның берсе- ул ел да март аенда уза торган "Җыр фестивале". Быел фестиваль 11 нче тапкыр уза.
Укучыларыбыз елдан-ел остара,репертуарлары арта. Бу чарада класс җитәкчеләре үзләре дә актив катнашалар. Барлык сыйныфлар да матур чыгыш ясадылар
Гран-прига 7 а сыйныфы лаек булды.
Сыйныф җитәкчесе - Зарипова М.Г
-
Линейка 13.03.2023
Һәр уку атнасы гимназиядә линейка белән башлана. Тантаналы төстә флаглар чыгарыла, укучылар гимн башкаралар, узган атнага нәтиҗәләр ясала һәм балалар киләсе атнада узачачак чаралар белән танышалар. Шулай ук линейкада уку, тәртип һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искәртелә.
-
"Асылташ" республика бәйгесе 02.03.2023
01.03 көнне 10 нчы сыйныф укучысы Сираҗиева Зәлинә (укытучысы-Галиева Г.Ш) "Асылташ" республика бәйгесендә катнашып, II урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
«Милли мирас»шәһәр бәйгесе 28.02.2023
Бүген ,гимназиябездә беренче тапкыр шәһәр куләмендә "Милли мирас" иҗади эшләр бәйгесенең йомгаклау этабы булып узды. Җиңүчеләрне Ф.А.Калмурзинаның кызлары,туганнары,дуслары котлады."Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Гөлгенә Мансур кызы җиңүчеләргә үз киңәшләрен бирде. Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар,мөгаллимнәр ,кунаклар Ф.Калмурзина музеенда булдылар. Флёра Калмурзина премиясенә 3 укучы лаек булды.
Бу бәйгедә катнашкан һәр укучыга яңа иҗади уңышлар телибез!Сегодня в нашей гимназии впервые прошел заключительный этап городского конкурса творческих работ "Милли Мирас". Победителей поздравили родственники, друзья Ф. А. Калмурзиной. Журналист газеты "Ватаным Татарстан" Гульгена Мансуровна дала свои советы победителям. Ученики, учителя, гости из разных школ города посетили музей Ф.Калмурзиной. Премии Флеры Калмурзиной удостоены 3 ученицы.
Желаем всем участникам конкурса новых творческих успехов! -
"Алиш эзләреннән"Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе 27.02.2023
22 нче февраль көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә Х "Алиш эзләреннән" исемле бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә мәртәбәле кунаклар: Халиков Илгиз Илдар улы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының телләр буенча идарә башлыгы; Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ф.ф.к., мәгарифне үстерү институты доценты; Әнвәр Нурәхмәт улы Хуҗиәхмәтов - педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы; Илсияр Вазыйх кызы Иксанова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары,шагыйрә,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе; Ләбиб Лерон, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты; Рәфис Корбан, татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе; Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы; Абдулла Алишның туганнары-Гөлшат апа һәм Азат абый Сөнкишевлар катнаштылар. Чарада укучылар һәм укытучылар 5 юнәлеш буенча эләнү һәм ижат эшләрен тәкъдим иттеләр.Шунысы куанычлы балалар Алиш премиясе лауреатлары: Р.Корбан, Л.Шәех, Г.Гыйлманов,Й.Шәрәпова, Н.Сәйяр иҗаты буенча да чыгышлар ясадылар. Ачылу тантанасында Р.Миннуллин, Р. Арсланова шигырьләре яңгырады. Конференция бик матур һәм оешкан төстә узды.