Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 49 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Артистлардан мастер-класс. 17.10.2022
Бүген 3А сыйныф сәгатендә кунакта Кәрим Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова белән Артем Пискунов булдылар. Алар шигырь сөйләү буенча мастер-класс уздырдылар. Кунаклар балалар белән аралышып, аларның төрле кызык сорауларына җавап бирделәр.
Сегодня на классном часу 3А класса были артисты театра Карима Тинчурина Резеда Салахова и Артем Пискунов. Они провели мастер-класс по чтению стихов. Гости пообщались с детьми и ответили на интересующие их вопросы.
-
Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция 13.10.2022
13.10 көнне гимназия укучылары директорыбыз Рәхимә Арсланова белән бергә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге үткәргән Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган халыкара конференциядә катнаштылар.
-
Школьный кубок Чистоты 10.10.2022
Гимназия укучылары 8 нче октябрь көнне “Мәктәп Чисталык кубогы – Школьный кубок Чистоты” проектында катнашып (җитәкчесе - Гайнуллина Р.Ф.) эко-дәрес үткәрү Сертификатына ия булдылар.Котлыйбыз!
-
Рифат Җамал белән очрашу 10.10.2022
07.10 көнне гимназия укучылары танылган шагыйрь, Һ.Такташ, Ш.Маннур премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Рифат Җамал белән очраштылар. Чарада Р. Җамал үзе турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Балалар да шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Әдәби кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Гимназиябездә Укытучылар бәйрәме узды. 06.10.2022
Укытучы- җир йөзендә иң мәртәбәле, иң абруйлы һөнәрләрнең берсе.
5 нче октябрь - Укытучылар көне уңаеннан гимназиядә бәйрәм концерты узды.Чарада укучыларыбыз белән бергә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов чыгыш ясады. Укытучыларның һөнәре бәйрәме уңаеннан күп мөгаллимнәребез мәртәбәле бүләкләргә ия булдылар. Укытучыларыбызга бүләкләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгы Милли мәгариф идарәсенең регионара хезмәттәшлек секторы консультанты Әлфия Гафиятулловна Әхәтова тапшырды.
Фәхретдинова Г.М. – “Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе”нә ия булды;
Зиннурова Н.З. – РФның Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
Бариева А.И. – “Почетлы остаз” исеменә лаек булды.
Зарипова М.Г. – ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Укытучыларыбыз : Валиева И.Я, Сәгъдиева И.М., Тяминова Л.К., Сарварова И..И., Заббарова А.Ф., Сафиуллина Л.Р., Тимерханов Р.Х., Минимуллина А.Х., Айсина Н.М. – Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы алдылар.
Ә Гарифуллина Л.Ш., Никитина О.Г. район мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнделәр.
Укытучыларны чын күңелебездән тәбрик итәбез, һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
-
Родительское собрание. 19.09.2022
16 сентября 2022г. в гимназии прошло общешкольное родительское собрание. Собрание вела директор гимназии Арсланова Рахима Минвалиевна.
На мероприятии приняли участие :
Старший инспектор (по пропаганде БДД) отделения пропаганды БДД ОГИБДД Управления МВД России по г. Казани капитан полиции Валеева Юлия Юрьевна;
старший инспектор ПДН ОП 12 «Гвардейский» УМВД России по г. Казани майор полиции Хайруллина Алсу Махмутгараевна; педагог-психолог высшей кв. категории Зулькарняева Люция Суюнбековна; зам.председателя Совета отцов РФ Пушкарев Владимир Михайлович.
Наша гимназия включена во Всероссийский проект "Школа осознанных родителей" (ШОР). В конце собрания было подписано двустороннее соглашение между гимназией и Фондом социальной поддержки "Семья".
-
15 сентябрь - Абдулла Алишның туган көне 15.09.2022
Бүген 15 сентябрь - каһарман- шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан гимназиябезнең ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында митинг узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, каләм иясенең җырлары яңгырады. Язучылар, Абдулла Алишның туганнары чыгыш ясады. Гимназия буенча Абдулла Алиш исемендәге премиягә быел Халыкара, республика олимпиадаларында җиңү яулаган, гимназия тормышында актив катнашучы 11 сыйныф укучысы Климова Светлана лаек булды.
Сегодня 15 сентября - день рождения поэта Абдуллы Алиша. В нашей гимназии около бюста А.Алиша прошел торжественный митинг. Учащиеся рассказали стихотворения, прозвучали песни поэта. Выступили писатели, родственники Абдуллы Алиша. В этом году Премии имени Абдуллы Алиша была удостоена ученица 11 класса Климова Светлана.
-
1 сентябрь - Белем көне 01.09.2022
1 нче сентябрь көнне безнең гимназиядә "Белем бәйрәме" узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү белән башланды. Бәйрәмдә татар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Әдип кызы Шәрапова, ГИБДД вәкиле катнашты. Сыйныфларда белем, тынычлык, куркынычсызлык, батырлык темасына дәресләр узды.
Сегодня традиционно в нашей гимназии прошел праздник "День знаний", который начался с поднятия флагов Российской Федерации и Республики Татарстан. В празднике приняли участие татарская поэтесса, лауреат премии имени Абдуллы Алиша, член Союза писателей Татарстана Йолдыз Адиповна Шарапова, старший инспектор, капитан полиөии Валеева Юлия Юрьевна. В классах были проведены уроки знаний, мира и добра.
-
Җәйге яллар! 14.07.2022
Җәйге каникуллар булса да, гимназия укучылары төрле чараларда,акцияләрдә катнашалар.
13.07 көнне гимназия балалары директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна белән Финляндия татарлары өчен видеосюжет төшерүдә катнаштылар. -
Прием в гимназию. Прием в 10 класс!
13.07.2022
Дни приема:
ежедневно ( кроме субботы) с 9.00- 14.00