Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 494 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
В школе прошли пробные ОГЭ \ Мәктәптә сынап карау имтиханнары узды. 22.02.2019
В школе прошли пробные ОГЭ.
Мәктәптә сынап карау имтиханнары узды
-
Халыкара туган тел көне. \ Международный день родного языка 21.02.2019
Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан Сарман урта гомуми урта белем бирү мәктәбендә тел атналыгы игълан ителде.
20 нче февраль көнне атналыкны ачу тантанасы булды. Бу көнне укучылар арасында «Идел кичкән тел» дигән темага иң матур һәм дөрес язучылар бәйгесе узды. Диктант язуның максаты орфографик һәм грамматик хаталарны, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау иде.
Атна дәвамында 5 нче б сыйныфы укучылары мәктәп китапханәсендә «Туган телем - иркә гөлем» исемле китап күргәзмәсен карадылар. Китапханәче Гәүһәр Әүхәт кызы туган телебез, аның турында язылган әсәрләр турында сөйләде. Китап күргәзмәсе белән таныштырды. 5 нче а һәм 7 нче б сыйныфы укучылары мәктәп һәм район музеенда халкыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре сакланган экспонатлар белән таныштылар.
«Халыкара туган тел көне» (1-4 нче сыйныфлар), «Татарстан күп милләтле республика» (5-11 нче сыйныфлар) темаларына сыйныф сәгатьләре узды.
21 нче февраль Халыкара туган тел көнен йомгаклап, « Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа » дигән кичә үтте. Анда 5-8 нче сыйныф укучылары телебезнең матурлыгы, гүзәллеге турында шигырләр сөйләделәр, халык җырларын башкардылар.
Прежде всего, мы чувствуем ценность родного дома, села через родной язык. 21 февраля-Международный день родного языка. В связи с этим в Сармановской средней общеобразовательной школе была объявлена неделя языков.
20 февраля состоялось торжественное открытие недели. В этот день среди учащихся прошел конкурс « Самый грамотный ученик». Целью написания диктанта было изучение орфографических и грамматических ошибок, уровня владения татарским языком.
В течение недели учащиеся 5 б класса посетили в школьной библиотеке книжную выставку. Библиотекарь Гаухар Аухатовна рассказала о родном языке, познакомила с книжной выставкой. Учащиеся 5а и 7б классов в школьном и районном музеях ознакомились с экспонатами, в которых сохранились душевное тепло наших жителей, их дух и добрые воспоминания.
Прошли классные часы на темы « Международный день родного языка» (1-4 классы), «Многонациональная республика Татарстан» (5-11 классы).
21 февраля прошел вечер, посвященный Международному дню родного языка. На нем ученики 5-8 классов рассказывали стихи о красоте нашего языка, исполняли народные песни.
-
Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү 21.02.2019
Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү, укучыларда фәнни - тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан, 2019 нчы елның 19 нчы февралендә икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә бөтен гомерен туган ягына багышлаган якташыбыз , шагыйрь, күп җырлар авторы – Дамир абый Гарифуллинга багышланган «Шушы яктан, шушы туфрактан без» республикакүләм конференциясе үткәрелде. Әлеге чарага республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән укытучылар һәм укучылар килгән иде. Конференциядә укучылар үзләренең көчләрен8 юнәлештә сынадылар. Безнең мәктәп укучылары да чарада уңышлы чыгыш ясадылар: «Тарихи туган төбәк» юнәлешендә 5А сыйныфы укучысы Сабирова Әлфинә, «Безнең нәсел – данлы нәсел» юнәлешендә 11 нче сыйныф укучысы Хәмәтҗанов Алмаз,«Дамир Гарифуллин поэзиясе үзенчәлекләре» юнәлешендә 6 нчы А сыйныфы укучысы Могыйнова Ләйлә җиңүчеләр булдылар.2 нче А сыйныфы укучылары Алиуллина Таңсылу һәм Хайбрахманов Булат, 5 нче А сыйныфы укучысы Салахова Ләйсән«Дамир Гарифуллин поэзиясе үзенчәлекләре» юнәлешендә лауреатлар булдылар. Укучыларга Мактау кәгазьләре һәм Дамир Гарифуллинның китаплары тапшырылды.
-
Камский лыжный марафон -2019. 19.02.2019
17 нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кама чаңгы марафоны -2019 узды. Анда чаңгычылар 2км, 5км, 15км, 30км, 50км га чабып, үзләренең көчләрен сынаштылар. Сарман урта мәктәбенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Сабирова Азалия 15км озынлыкка чабып, хатын-кызлар арасында абсалют җиңүче буларак беренче урынны яулады. Аңа акчалата бүләк ,сертификат, медаль һәм грамота тапшырылды. Азалия үзенең җиңүендә тренеры Сафин Фәрит Газим улының өлеше зур икәнен әйтте һәм рәхмәтен белдерде.
17 го февраля в городе Набережные Челны состоялся Камский лыжный марафон -2019.Здесь лыжники соревновались на дистанции 2км, 5км, 15км, 30км, 50км. Ученица 9а класса «Сармановской СОШ» Сабирова Азалия на дистанции 15км стала абсолютным победителем среди женщин. Она награждена денежным призом, сертификатом, медалью победителя и грамотой. Азалия благодарна своей победой тренеру Сафину Фариту Газимовичу.
-
Поздравляем! \ Котлыйбыз! 18.02.2019
Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлева Таңсылу физик культура буенча республика олимпиадасы призеры булды. Укытучысы Кәлимуллин Д. Д. Котлыйбыз!
Ученица 9 класса МБОУ «Сармановская СОШ» Исмагилова Тансылу стала призером республиканской олимпиады по физической культуре. Учитель Калимуллин Д.Д. Поздравляем!
-
Встреча с матерью героя. \ Геройнын әнисе белән очрашу. 16.02.2019
Бүген Сарман урта мәктәбендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Әфганстанда хезмәт иткән һәм батырларча һәлак булган Садыйков Илшатның әнисе Вәсилә апа белән очрашу булды. Әфганстан сугышы турында документаль фильм караганнан соң, Вәсилә апа Илшат ның балачагы, мәктәп тормышы, армия сафларына алынуы ,Әфганстанда хезмәт итүе һәм сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында сөйләде. Очрашу ахырында Вәсилә апа укучыларга “Көннәребез тыныч, күкләребез аяз булып, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде” дигән изге теләкләрен җиткерде.
Сегодня в Сармановской средней школе в честь 30-летия вывода советских войск из Афганистана состоялась встреча с матерью героически погибшего в Афганистане Садыкова Ильшата Василей Набиулловной . После просмотра документального фильма о войне в Афганистане Василя Набиулловна рассказала о детстве Ильшата, о школьной жизни, о зачислении в армию ,о службе в Афганистане и героической гибели на поле боя. В конце встречи Василя Набиулловна пожелала учащимся мирного неба над головой, здоровья и успехов в учебе.
-
Встреча с работниками музея. \ Музей хезмәткәрләре белән очрашу. 14.02.2019
"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларны искә алу көне үткәрделәр. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Гаделшин И. Р., ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Д. Г., Әфган сугышы ветераны Якупов Р. М., яшь армиячеләр һәм укучылар катнашты. Әфганчылар шул дәһшәтле сугышның авыр көннәре турында сөйләделәр һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән һәм батырларча башкаруын билгеләделәр . Һәлакәтләрсез калган хәрби биремнәр сирәк була, дип билгеләп үттеләр.
К 30-летию вывода войск из Афганистана в МБОУ “Сармановской СОШ” сотрудниками музея проведен День памяти воинов-интернационалистов. На мероприятии присутствовали заместитель руководителя Исполкома по социальным вопросам Сахипова И.Р., начальник Отдела молодежи, спорта и туризму Гаделшин И.Р., военком по Сармановскому и Муслюмовскому районам РТ Гасанов Д.Г., ветеран афганской войны Якупов Р.М., юнармейцы, ученики. Воины-афганцы рассказали о суровых буднях той страшной войны, во время которой, они с честью и доблестью выполнили свой воинский долг. Отметили о том, что боевые задания, обходившиеся без происшествий, случались редко.
-
Әлифба бәйрәме. 09.02.2019
-
Еженедельное совещание при директоре. \ Директор янында атналык киңәшмә. 08.02.2019
Анализ учебно-методической работы в школе за прошлую неделю и план мероприятий на текущую.
Узган атнада мәктәптә укыту-методик эшне анализлау һәм агымдагы чаралар планы.
-
Обновление информации на сайте \ Сайттагы мәгълүматны яңарту 08.02.2019
В пунктах "Информация родителям. / Ата-аналарга информация" и "ЕГЭ и ОГЭ" добавлен Приказ Министерства просвещения Российской Федерации от 17 декабря 2018 года № 315«О внесении изменений в Порядок заполнения, учета и выдачи аттестатов об основном общем и среднем общем образовании и их дубликатов, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 14 февраля 2014 года № 115»