Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 500 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Камский лыжный марафон -2019. 19.02.2019
17 нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кама чаңгы марафоны -2019 узды. Анда чаңгычылар 2км, 5км, 15км, 30км, 50км га чабып, үзләренең көчләрен сынаштылар. Сарман урта мәктәбенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Сабирова Азалия 15км озынлыкка чабып, хатын-кызлар арасында абсалют җиңүче буларак беренче урынны яулады. Аңа акчалата бүләк ,сертификат, медаль һәм грамота тапшырылды. Азалия үзенең җиңүендә тренеры Сафин Фәрит Газим улының өлеше зур икәнен әйтте һәм рәхмәтен белдерде.
17 го февраля в городе Набережные Челны состоялся Камский лыжный марафон -2019.Здесь лыжники соревновались на дистанции 2км, 5км, 15км, 30км, 50км. Ученица 9а класса «Сармановской СОШ» Сабирова Азалия на дистанции 15км стала абсолютным победителем среди женщин. Она награждена денежным призом, сертификатом, медалью победителя и грамотой. Азалия благодарна своей победой тренеру Сафину Фариту Газимовичу.
-
Поздравляем! \ Котлыйбыз! 18.02.2019
Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлева Таңсылу физик культура буенча республика олимпиадасы призеры булды. Укытучысы Кәлимуллин Д. Д. Котлыйбыз!
Ученица 9 класса МБОУ «Сармановская СОШ» Исмагилова Тансылу стала призером республиканской олимпиады по физической культуре. Учитель Калимуллин Д.Д. Поздравляем!
-
Встреча с матерью героя. \ Геройнын әнисе белән очрашу. 16.02.2019
Бүген Сарман урта мәктәбендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, Әфганстанда хезмәт иткән һәм батырларча һәлак булган Садыйков Илшатның әнисе Вәсилә апа белән очрашу булды. Әфганстан сугышы турында документаль фильм караганнан соң, Вәсилә апа Илшат ның балачагы, мәктәп тормышы, армия сафларына алынуы ,Әфганстанда хезмәт итүе һәм сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында сөйләде. Очрашу ахырында Вәсилә апа укучыларга “Көннәребез тыныч, күкләребез аяз булып, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде” дигән изге теләкләрен җиткерде.
Сегодня в Сармановской средней школе в честь 30-летия вывода советских войск из Афганистана состоялась встреча с матерью героически погибшего в Афганистане Садыкова Ильшата Василей Набиулловной . После просмотра документального фильма о войне в Афганистане Василя Набиулловна рассказала о детстве Ильшата, о школьной жизни, о зачислении в армию ,о службе в Афганистане и героической гибели на поле боя. В конце встречи Василя Набиулловна пожелала учащимся мирного неба над головой, здоровья и успехов в учебе.
-
Встреча с работниками музея. \ Музей хезмәткәрләре белән очрашу. 14.02.2019
"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан музей хезмәткәрләре сугышчы-интернационалистларны искә алу көне үткәрделәр. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Гаделшин И. Р., ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Д. Г., Әфган сугышы ветераны Якупов Р. М., яшь армиячеләр һәм укучылар катнашты. Әфганчылар шул дәһшәтле сугышның авыр көннәре турында сөйләделәр һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән һәм батырларча башкаруын билгеләделәр . Һәлакәтләрсез калган хәрби биремнәр сирәк була, дип билгеләп үттеләр.
К 30-летию вывода войск из Афганистана в МБОУ “Сармановской СОШ” сотрудниками музея проведен День памяти воинов-интернационалистов. На мероприятии присутствовали заместитель руководителя Исполкома по социальным вопросам Сахипова И.Р., начальник Отдела молодежи, спорта и туризму Гаделшин И.Р., военком по Сармановскому и Муслюмовскому районам РТ Гасанов Д.Г., ветеран афганской войны Якупов Р.М., юнармейцы, ученики. Воины-афганцы рассказали о суровых буднях той страшной войны, во время которой, они с честью и доблестью выполнили свой воинский долг. Отметили о том, что боевые задания, обходившиеся без происшествий, случались редко.
-
Әлифба бәйрәме. 09.02.2019
-
Еженедельное совещание при директоре. \ Директор янында атналык киңәшмә. 08.02.2019
Анализ учебно-методической работы в школе за прошлую неделю и план мероприятий на текущую.
Узган атнада мәктәптә укыту-методик эшне анализлау һәм агымдагы чаралар планы.
-
Обновление информации на сайте \ Сайттагы мәгълүматны яңарту 08.02.2019
В пунктах "Информация родителям. / Ата-аналарга информация" и "ЕГЭ и ОГЭ" добавлен Приказ Министерства просвещения Российской Федерации от 17 декабря 2018 года № 315«О внесении изменений в Порядок заполнения, учета и выдачи аттестатов об основном общем и среднем общем образовании и их дубликатов, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 14 февраля 2014 года № 115»
-
С победой! \ Җиңү белән! 07.02.2019
5 февраля 2019 года в МБОУ «Сармановская гимназия» прошел муниципальный этап конкурсов профессионального мастерства работников сферы воспитания и дополнительногообразования детей: «Сердце отдаю детям» среди педагогов дополнительного образования, «Воспитать человека» среди классных руководителей и педагогов-организаторов.
2019 нчы елның 5 нче февралендә Сарман гимназиясендә балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгеләренең муниципаль этабы узды: өстәмә белем бирү педагоглары арасында «Йөрәгемне балаларга бирәм», сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар арасында «Кеше тәрбияләргә».
-
Җирнең тынмас улы. \ Неутомимый сын земли. 06.02.2019
5 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбендә якташыбыз, күпкырлы әдип, тарихчы, журналист, археограф, шәҗәрәче, балалар шагыйре Дамир абый Гарифуллин белән очрашу узды. Дамир абый балаларны шигъриятнең тылсымлы дөньясы белән таныштырды, үзенең шигырьләрен укыды, балаларга киңәшләрен бирде. Очрашуга шагыйрь үзенең төрле елларда иҗат иткән китапларын алып килгән иде. Ул аларны мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Очрашуга шулай ук Дамир абыйның хезмәттәшләре: Равил абый Гыймадиев, Рафис абый Уразаев һәм Мирсәетова Рәйхана апа да чакырулы иде. Алар үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Мәктәп музеена автографлары язылган китаплар да бүләк иттеләр.
Кичә бик матур итеп шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды. Укучылар Дамир абыйның иҗат чишмәсе саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр. Ике сәгатькә сузылган ”Җирнең мәңге тынмас улы” дип аталган кичә бер сулышта узып китте. Кичә ахырында очрашуга килгән кунаклар бик матур эчтәлекле, әһәмияткә ия очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
5 февраля в Сармановской средней школе состоялась встреча с нашим земляком, многогранным писателем, историком, журналистом, археологом, детским поэтом Дамиром Гарифуллиным. Дамир Гарифуллин познакомил детей с волшебным миром поэзии, прочитал свои стихи, дал советы детям. На встречу поэт принес свои книги, написанные им в разные годы. Он подарил их школьной библиотеке. На встречу были приглашены и коллеги Дамира Гарифуллина : Равиль Гимадиев, Рафис Уразаев и Мирсаетова Райхана . Они обновили свои воспоминания о молодости, ответили на интересующие их вопросы. Школьному музею были подарены книги с автографами.
Вечер сопровождался стихами, песнями. Встреча получилась яркой и насыщенной. Встреча продолжилась за чайным столом
-
Обновление информации на сайте \ Сайттагы мәгълүматны яңарту 06.02.2019
В пункте "Сведения об образовательной организации / Белем бирү оешмасы турында мәгълүматлар" обновилась информация о наличии вакантных мест для приема в первый класс в 2019-2020 учебном году.