МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
17 нче июнь 17.06.2016

Изге Рамазан аеның җомга көнендә без “Ихлас “мәчетенә бардык.Авылыбызның имам- хатибы Ашрафуллин Илдар абыйның вәгазьләрен тыңлап кайттык.
-
16 нчы июль 16.06.2016

Без бүген “сәламәтлек утравында” кунакта булдык . Сәламәтлекнең кадере, аны саклау юллары, организмга кирәкле витаминнар турында сөйләштек. Рәхәтләнеп каен җиләге ашадык.
-
15 нче июнь 15.06.2016

Бүген без – балыкчылар. Килгәндә үк кармак, җим, чиләкләребезне һәм сөзәргә дип челтәрләребезне эләктереп килдек. Безнең авылыбыз уртасыннан Минзәлә елгасы ага. Анда ниниди генә балыклар юк!Барыбыз да рәхәтләнеп балык тотып карадык.
-
14 нче июнь 14.06.2016

Бүген бездә тагын кино көне. Иртәнге аштан соң ук без “Белки в деле” дигән кино карадык. Фильм бик кызыклы булды. Аннан соң , авылыбызның күрке булган, тавыбызга менеп киттек. “Кемнең тавышы ераккарак барып җитә?” дигән конкурс оештырдык.
-
11 нче июнь 11.06.2016

Көнебезне туган ягыбызның үсемлекләр, хайваннар дөньясын өйрәнүгә багышладык. Бездә яшәүче һәм безгә җәйгелеккә генә кайтучы кошлар, бездәге хайваннар турында әңгәмә үткәрдек. Мәктәп бакчасыннан башлап , елга буйларындагы, тау башында үсүче үсемлекләрен һәм юлыбызда очраган хайваннарны күзәттек. Бездә дә үсә торган иң киң таралган үсемлекләрне билгеләдек.
-
10 нчы июнь 10.06.2016

Без бүген буа буена топольлеккә барырга җыендык . Буа шундый матурланган. Бөтен тирә-як ямь-яшел. Саф hава. Буада кондыз аударган агачлар бик күп, бакалар серләшә. Без башта буа тирәсендәге үсемлекләр белән таныштык, андагы агачларны, буа тирәсендәге куак һәм камышларны күзәттек, дару үләннәрен җыйдык, ә аннары кызыклы уеннар уйнадык.
-
9 нчы июнь 09.06.2016

Бүген бездә – “Әкиятләр утравы”көне. Иртәнге аштан соң рәхәтләнеп мультфильмнар карадык. Аннары һәр төркем әкиятләр сәхнәләштердек. Балаларның осталыгына, хыял дөньясының киңлегенә исең китәрлек иде.Аннан соң кызыклы , маҗаралы уеннар белән эстафеталар башланды Бүгенге көнебез дә күңелле, мавыктыргыч булып узып китте.
-
8 нче июнь 08.06.2016

Бүген бездә бәйрәм, «Көйне таны» конкурсы! Һәр командага караокедан җырлар тыңлатылды. Ике команда да актив катнашты. Тик конкурс булгач, җинүче билгеләнергә тиеш. Бу юлы "Лунатики" командасы беренчелекне яулады. Ә аннары төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
7 нче июнь 07.06.2016

Иртәнге аштан соң асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык. Конкурсыбыз “Игътибар – балалар !” дигән тема астында узды.Укучыларның ясаган рәсемнәрендә ниләр генә юк! Аеруча матур булган рәсемнәргә урыннар да бирелде. Җиңүче итеп “ Лунатики“ отрядыннан Шаяхметов Рүзәл,”Дуслык”отрядыннан Юсупов Фәнил билгеләнде.
-
6 нчы июнь 06.06.2016

Бүген бездә кино көне. Иртәнге аштан соң ук без “Элвин и бурундуки” дигән киноның 3 нче бүлеген карадык. Фильм безгә бик ошады.







