Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Яңа ел кичәсе булды 26.12.2016

Яңа ел кичәсе булды
-
Аиданы котладылар! 23.12.2016

"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе-2016" конкурсында катнашып, "Иң яхшы 100 эш" исемлегенә эләгүчеләрнең эшләре җыентык булып басылып чыкты. без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да бар иде. Менә шул балалар арасында безнең Илексаз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Аида Байхуҗина да бар. Аны котларга район мәгариф бүлегенең җитәкче урынбасары Рузилә Радис кызы килде. Аидага тагын да югарырак уңышларга ирешүен теләп калабыз
-
Гиздатов Ильназ лего конструкторыннан робот ясады 08.12.2016

Гиздатов Ильназ лего конструкторыннан робот ясады
-
"Глаголица - 2016" 07.12.2016

Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" конкурсында без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...
"Глаголица - 2016" үз эшен яздан ук башлап җибәрде. Һәм югарыда әйтелгәнчә 801 эш кабул итеп алынган. Мөхтәрәм жюри тарафыннан нигезләмә буенча башта махсус җыентыкка кертелү өчен 100 эш сайлап алынган, алар арасыннан һәр номинациядә яшь төркемнәре буенча бары тик өчәр генә эш авторы лауреат исеменә (30 кеше) лаек була.
Һәм менә ниһаять оештыручылардан рәсми сайтлары, шәхси почта аркылы укучым Байхуҗина Аида Ленар кызы нигезләмә буенча 100 эш арасына сайлап алынуын белдем.
19 нчы ноябрь көнне Казан шәһәре "Әкият" курчак театры бинасында (әти-әниләрне дә чакырып) премиянең йомгаклау тантанасы узды.
Бу уку елында без лауреат исемлегенә эләгә алмадык. Киләсе елда тагын да тырышып иҗат итәрбез, дигән теләктә калабыз.
Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы
-
Участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы чыгышы 06.12.2016

«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» кысасында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы да бу темага укучылар алдында чыгыш ясады. Бигрәк тә тормыштан алынган хәлләр турында сөйләде. Ул укучыларга: “Ә сез диплом сатып алган табибка күренергә барыр идегезме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Укучылар уйга калдылар. Укучылар радио-телевидение аша ишеткән, газеталар һәм Интернетта укыган фактларга тукталдылар.
-
“Коррупция нәрсә ул? Ничек аңа каршы көрәшергә?” 06.12.2016

«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» кысасында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды.
Мәктәпкә авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Зарипова да килде. Ул да үз чиратында “Коррупция нәрсә ул? Ничек аңа каршы көрәшергә?” темасына чыгыш ясады.
-
«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» 05.12.2016

«Коррупциягә каршы көрәш атналыгы» кысасында Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар узды. Башлангыч сыйныф укытучылары рәсем ясаттылар. Балалар, “коррупция” сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында фикер алышкач, үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен рәсемгә төшерделәр.
-
Билгесез солдат көне 02.12.2016

2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.
Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Равил кызы Салихова 5-9 нчы класс укучыларына ачык класс сәгате уздырды.–Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без – аларның балалары, оныклары, сез – бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары – һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!- диде ул үзенең уздырган чарасында.
-
китапханә сәгате 02.12.2016

Зилә Әкмал кызы “Билгесез солдат истәлегенә” исемле китапханә сәгате уздырды. “Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды” – диде ул һәм 1-4 нче класс укучыларын “Хәтер китабы” белән таныштырды.
-
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу 02.12.2016

9 нчы класс укучылары белән берлектә яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм бер минут тынлык белән искә алынды.











