Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
"Глаголица - 2016"
Опубликовано: 07.12.2016Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" конкурсында без быел беренче тапкыр гына катнаштык. Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...
"Глаголица - 2016" үз эшен яздан ук башлап җибәрде. Һәм югарыда әйтелгәнчә 801 эш кабул итеп алынган. Мөхтәрәм жюри тарафыннан нигезләмә буенча башта махсус җыентыкка кертелү өчен 100 эш сайлап алынган, алар арасыннан һәр номинациядә яшь төркемнәре буенча бары тик өчәр генә эш авторы лауреат исеменә (30 кеше) лаек була.
Һәм менә ниһаять оештыручылардан рәсми сайтлары, шәхси почта аркылы укучым Байхуҗина Аида Ленар кызы нигезләмә буенча 100 эш арасына сайлап алынуын белдем.
19 нчы ноябрь көнне Казан шәһәре "Әкият" курчак театры бинасында (әти-әниләрне дә чакырып) премиянең йомгаклау тантанасы узды.
Бу уку елында без лауреат исемлегенә эләгә алмадык. Киләсе елда тагын да тырышып иҗат итәрбез, дигән теләктә калабыз.
Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы
К списку новостей