• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт
Телефон: +7(855)-594-70-44
E-Mail: ilsosh@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Иляксазская ООШ»
Руководитель: Нуртдинов Ильгиз Ильдусович
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы

Школьные новости

Госманов РР - ата - аналар җыелышында

Опубликовано: 26.12.2016


      “Бурдан кала, уттан калмый!

    Халкыбызның бу мәкале белән килешми мөмкин түгел. Адәм баласын фани дөньяда сагалаган куркыныч һәм дәһшәтле афәтләрнең берсе – янгын. Бакыйлыкта, ягъни теге дөньяда да гөнаһлы бәндәләргә нәкъ менә ут җәзасы вәгъдә ителгән. Киң мәгълүмат чараларында әле тегендә, әле монда янгын чыгу очраклары хакында хәбәрләр көн саен диярлек күренеп тора. Фәнни-техник прогресс, алга китүгә карамастан, аларның саны кимеми. Киресенчә, электр яки газ җиһазларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан янгын очраклары күбәя.

      Шушы уңайдан Илексаз  мәктәбендә ата – аналар җыелышына дәүләт янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов чакырылды. Ул үзенең чыгышында күптән түгел генә Саклаубаш авылында булып узган янгын турында сөйләде.

      Иң еш очрый торган бозуларга – ягыла торган мичләрнең төтен юллары, электр чыбыкларының төзек булмавы, мич алдына  тимер калайлар куелмавы, электр җиһазларында кулдан ясалган саклагычларны (предохранитель) куллану, газ баллоннарын бүлмәгә кертү һәм башкалар. Махсус режим чоры булуына да басым ясалды. Төрле шартлаткыч матдәләрне куллану да зыян гына китерәчәгенә ассызыклады. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф каралганын да әйтеп үтте Радик Рафаэлович.

        Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә яхшы. Шуңа күрә хәвеф – хәтәрләрсез генә яшәсәк иде.

 Гөләндәм Хәлиуллина

 

Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары



К списку новостей