Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Республиканскому родительскому форуму «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» 20.10.2017

2017-2018
Республиканскому родительскому форуму «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции»
Опубликовано: 20.10.2017
Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует о том, что в рамках подготовки к Республиканскому родительскому форуму «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» (далее – форум), которая состоится 28.10.2017 г. в г.Казани, министерством создана опросная форма, где каждый желающий может задать вопрос в рамках форума.
Адрес опросной формы: http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
Вместе с тем, по адресу http://mon.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-roditelskiy-forum.htm размещена программа форума.
Просим родителей принять активное участие и задать свои вопросы до 23.10.2017 на сайте МБОУ «Иляксазская ООШ» по адресу https://edu.tatar.ru/sarmanovo/ilyaksaz/sch/page249653.htm, где создана подобная опросная форма.
-
«Киләчәккә билет -2017»конкурсының муниципаль туры 19.10.2017

«Киләчәккә билет -2017»конкурсының муниципаль турында катнаштык. 9 нчы класс укучысы Ләйсән призер булды. Аның эше Казанга җибәрелде.
-
Шефлык эше 19.10.2017

Шефлык эше
-
Редакциядә кунакта 18.10.2017

Илексаз мәктәбе укучылары, һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, редакциягә кунакка бардылар. Алар эш турында, гәҗит чыгару серләрен, сайт яңалыкларын, хезмәткәрләребезнең профессия үзенчәлекләре турында бик кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар.
-
«Фестиваль театра» конкурсының муниципаль турында катнаштык 18.10.2017

«Фестиваль театра» конкурсының муниципаль турында катнаштык
-
Илкүләм "Икмәк көне" уңаеннан класс сәгате 16.10.2017

Илкүләм "Икмәк көне" уңаеннан класс сәгатен башлангыч сыйныфларга Латыпова Саимә Фаяз кызы, ә өлкән классларга Бәдертдинова Резеда Илдус кызы уздырды
-
“Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе 14.10.2017

2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.
Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. “ Акция кысаларында 50 дән артык үсенте (чыршы, пихта, декоратив имән, чия, слива агачлары) утырттык Спонсорыбыз - Татарстан республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Әлмәтнең "Көньяк-көнчыгыш" идарәсе инспекторы Маннапов Наил Ягфарович. укытучылар, мәктәп хеезмәткәрләре, барлык укучылар катнашында узды. -
Җәяүле юлы аша чыгу билгесе белән танышу 12.10.2017

Юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бу юнәлештә Илексаз мәктәбе укучылары белән һәрвакыт зур эш алып барабыз. Бәла-казаларга юлыкмас өчен өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элемент лар тактылар. Укучыларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күләмле эш алып барыла. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе вәкилләре белән очрашулар уздырабыз. Ә бүген исә мәктәп каршында ясалган җәяүле юлы аша чыгу тәртибе белән таныштылар, шулай ук юллардагы билгеләрне исләренә төшерделәр.
Бәлага юлыкмас өчен иң мөһиме игътибарлы булырга, ашыкмаска кирәк. Юлларда имин йөрик! -
Рәилә - призер 12.10.2017

"Җирнең ясалма иярченен җибәрүгә 60 ел" тулу уңаеннан уздырылган муниципаль конкурста 5 нче сыйныф укучысы Рәилә (укытучысы З.Ә.Хуҗина) призер исемен алды. Афәрин, алга таба да уңышлар, Рәилә!
-
Илексаз мәктәбендә - очрашу 11.10.2017

Куркыныч та, кызыклы да булган һөнәрдер - җинаятьчеләрне эзләүче һөнәре. Әлеге хезмәткәрләрнең төп бурычы - җәмгыятьтә гаделлек саклау, җәнҗал, гауга куптаручыларны, башбаштаклык эшләүчеләрне тыю. Ләкин алар шул ук вакытта үзләренең тормышларын да куркыныч астына куялар. Бу хезмәт йөз ел элек барлыкка килсә дә, аның тарихи тамырлары Киев вакытларына барып тоташа. Борынгы Русьта Ярослав Мудрый кануннар җыелмасы булдыра. Ул “Рус дөреслеге” дип аталып, кешеләрнең хокук нормаларын тәртипкә сала. Әлеге кануннарны җинаять кодексына беренче баскыч дип атарга була. XIX гасырда Петербургта һәм Мәскәүдә әлеге хезмәт бик югары дәрәҗәдә куелган була. Ләкин 1917 елдагы инкыйлабтан соң бик күп дәүләт органнары юкка чыга. 1918 елның 5 октябрендә НКВД төрле шәһәрләрдә җинаять эзләү бүлекләре ачу турында карар чыгара. Шуннан соң, 5 октябрь - Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне итеп кабул ителә.
Илексаз мәктәбе укучылары атнага бер тапкыр нинди дә булса һөнәр ияләре белән очрашу уздыра. Менә бу юлы да без очрашуга 20 елдан артык гомерен җинаятьчеләрне эзләүче һөнәренә багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гәрәев Риф Миңнулла улын чакырдык. Берсеннән-берсе куркынычрак җинаятьләр кылучылар белән эш иткән Риф абый укучыларның сорауларына тыйнак кына, төгәл итеп җавап бирде. Укучыларны бу һөнәр белән таныштырды, уку йортларын, алардагы таләпләрне аңлатты.
Укучылар бу һөнәр белән бик кызыксындылар.











