Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Интернет челтәре куркынычсызлыгы дәресе 30.09.2017
30 нчы сентябрь - Интернет көне. Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә Интернет челтәре куркынычсызлыгы дәресе үтте. Анда информатика укытучысы Садиков Равил Хамит улы 5-9 нчы сыйныф укучыларын интернет челтәре белән таныштырды, анда уңай һәм тискәре якларын сөйләде.
-
"Энергия добра" акциясе 28.09.2017
-
"Иминлек атнасы" 28.09.2017
"Иминлек атнасы" кысаларында Илексаз мәктәбе укучылары юл иминлеге куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдикова һәм җитәкче Мифтахов Айдар Илгиз улы белән очраштылар. Алар килүгә укучыларның юл иминлеге хәрәкәте буенча ясалган рәсемнәреннән күргәзмә ясалды. Алар балалар катнашындагы юл һәлакәтләре турында сөйләделәр, җәяүленең юлда йөрү кагыйдәләренә тукталдылар. Шулай ук яктырткыч кайтаручы элементларның әһәмиятен аңлатып, һәр укучыга аны бүләк иттеләр
-
Мин спортны яратам 28.09.2017
«Спортивный Татарстан#ЗдорОвоЖивем#Здороваянация#Моездоровье
#Минспортныяратам#Сармановскийрайон#ИляксазскаяООШ
Илексаз мәктәбендә спортны яратучы яшьләр үсә:йөгерүне, гер күтәрүне һәм волейбол уенын алар үз итәләр -
5 класс укучылары математикадан диагностик тест эшләделәр 28.09.2017
5 класс укучылары математикадан диагностик тест эшләделәр
-
ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ИЛЕКСАЗСКАЯООШ# 27.09.2017
Бүген Илексаз мәктәбе укучылары, укытучылары авылда уздырылган өмәдә катнаштылар -
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ИЛЕКСАЗ МӘКТӘБЕ#ЯХШЫ БАШЛАНГЫЧЛАР КӨНЕ 26.09.2017
«Яхшы башлангычлар көне» исеме астында 25 сентябрь көнне Илексаз мәктәбендә "Көзге мәрхәмәтлелек" атнасы башланып китте. Мәктәпкүләм линейкада укучылар атналыкның максат - бурычлары белән таныштылар, планга кертелгән эшләргә күзәтү ясалды. Әлбәттә, барлык укучылар һәм укытучылар да бу планны бердәм кабул иттеләр. Актив булырга сүз бирделәр.
Шулай ук авылның бердәнбер исән ветераны Әхмәтҗәнов Шәрипҗан абыйга кунакка бардык. Аңа кечкенә генә күчтәнәчләр калдырып, хуҗалыкта ярдәм иттек. -
Иминлек атнасы башланды 26.09.2017
Илексаз мәктәбендә балалар катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" башланды. Бу атна кысаларында күп төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Бүген исә участок инспекторы Шәмсиев Радик Рәшит улы мәктәп укучылары белән очрашып, кисәтү әңгәмәсе үткәрде. Ул җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш итте. Шулай ук укучылар ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә ясап куелды.
-
сәйлән белән чигү буенча мастер класс 25.09.2017
Бүген Илексаз мәктәбе укытучыларыбөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Сарман муниципаль районында күчмә утырышында катнашты. Наилә Виловна сәйлән белән чигү буенча мастер класс күрсәтте
-
балалар бакчасы "Природу мы должны беречь"экология конкурсында катнаша. 24.09.2017
балалар бакчасы "Природу мы должны беречь"экология конкурсында катнаша.