Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Школьные новости
профориентация эше
Опубликовано: 26.10.2017
Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, кунакта почта хезмәткәре – Зарипова Гүзәлия Мирзиян кызының эш урынында булдылар. Авыл җирлегендә почтальон – һәр йортта көтеп алынган кунак ул.
Гүзәлия апа берничә ел дәвамында хат ташучы булып эшләп авылдашларының ихтирамын казанган.
Очрашуда укучыларга әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырды: аның авыр да, шул ук вакытта кызыклы да эш булуын сөйләп үтте ул.
- Авыл халкы почта таратканымны дүрт күзләп көтеп торалар. Мин аларга хат ташучы буларак кына түгел, сер сандыгы буларак та хезмәт итәм. Борчуларын гына бүлешеп калмыйм, кирәк чакта киңәшләремне дә биргәлим. Пенсия һәм пособие акчаларын тапшыргач, коммуналь һәм башка хез¬мәт¬ләр өчен түләүләрне дә кабул итәм әле.
Авыл кешесенең телевизор карап утырырга вакыты бик әз кала. Алар хуҗалыктагы эш¬ләрен тәмамлап, өйгә кер¬гәч, ял иткәндә рәхәт¬ләнеп газета-журналлар укып юаналар. “Сарман” газетасы аша районыбызның яңалыклары белән танышалар,, – дип сүзен дәвам итте Гүзәлия ханым.
Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Гүзәлия апа алар күңеленә юл тапты: бу һөнәргә мәхәббәт уята алды.
Ни генә дисәң дә, почтальоннар – хат ташучылар без¬гә яхшы хәбәрләр, өр-яңа мәгълүматлар, яңалыклар алып килүчеләр алар.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина
К списку новостей