Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Конкурска әзерләндек 09.12.2017

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Гимннарын видеога яздырып, конкурска җибәрдек
-
Музей дәресе узды 08.12.2017

Сарман музее җитәкчесе Кашипова Дания апа укучыларга Ватан геройлары көне уңаеннан музей дәресе уздырды
-
Сюжетлы-рольле уеннарга аттрибутлар конкурсына әти-әниләр әйберләр китерә башлады 07.12.2017

Сюжетлы-рольле уеннарга аттрибутлар конкурсына әти-әниләр әйберләр китерә башлады
-
Сюжетлы-рольле уеннарга аттрибутлар конкурсына әти-әниләр әйберләр китерә башлады 07.12.2017

Сюжетлы-рольле уеннарга аттрибутлар конкурсына әти-әниләр әйберләр китерә башлады
-
Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән очрашу 07.12.2017

Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән очрашу
-
Ветераннарга шефлык
05.12.2017
Укучыларга ветераннарга шефлыкка бардылар
-
Билгесез солдат көне 04.12.2017

2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көн уңаеннан Илексаз мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Тарих укытучысы Рәмзия Равил кызы Салихова 5-9 нчы класс укучыларына ачык класс сәгате уздырды.
–Бабайларыбызның яу кырында кылган тиңдәшсез батырлыклары барыбызга олы үрнәк. Без – аларның балалары, оныклары, сез – бүгенге мәктәп укучылары, аларның оныкчыклары – һәммәбез шушы үрнәктә туган илебез, җиребезгә патриотик хисләрне саклап, лаеклы алмаш булырлык итеп яшик!- диде ул үзенең уздырган чарасында.
Наилә Вил кызы “Билгесез солдат истәлегенә” исемле китапханә сәгате уздырды. “Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды” – диде ул һәм 1-4 нче класс укучыларын “Хәтер китабы” белән таныштырды.
9 нчы класс укучылары белән берлектә яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алындылар -
Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша 04.12.2017

Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнашаЧыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша
-
Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша 04.12.2017

Чыршыкай-матуркай конкурсына әти-әниләр теләп катнаша
-
Инвалидлар көне уңаеннан 03.12.2017

Тормыш шаукымыннан арынып, дөнья артыннан куудан туктап, тирә-ягыбызга әйләнеп карасак, язмыш, табигать тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең шактый күп булуын күрер идек. Татарстанда күпме инвалид бар, шуларның кайберсе – балалар.
Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә, инвалид коляскасына берегеп уздыручылар да, авыру нәтиҗәсендә, физик мөмкинлекләре чикләнүчеләр дә байтак.
Инвалидлар көне нәкъ менә җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын аларга юнәлтү өчен гамәлгә куелган да. Хәтта кайчандыр, төгәлрәге 1981 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль ассамблеясы Инвалидлар елы дип игълан иткән булган. Аннан соң 1983-1992 еллар Инвалидлар унъеллыгы булып исәпләнгән. Инвалидлар елы һәм унъеллык программасына ясалган йомгак бу чорда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын һәм халыкның да алар хакында мәгълүматлары артуын күрсәткән. Шулай итеп, 3 декабрьдә алар өчен махсус бәйрәм көн барлыкка килгән.
Илексаз мәктәбе коллективы Игәнә Баш авылында яшәүче Сабитова Гөлнур апа янына барды. Ул чәчәктәй матур яшь чагында тегүче булган. Тик язмышның ачы камчысы үзенекен иткән: аның ике күзе дә сукыр, авырлык белән генә йөри. Безнең килүгә ул бик шатланды. Кайнар камыр ризыгын һәм күчтәнәчләрне күргәч, дога кылды, рәхмәтләрен әйтте.
Болар барысы да уңай күренешләр, билгеле. Урамга һава суларга чыкканда, урамда йөргәндә, җәмәгать урыннарында нинди авырлыклар кичергәннәрен, нинди каршылыкларга очрауларын алар үзләре һәм инвалидларның якыннары гына белә. Әмма бернинди җайлаштырылган бина да, бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар да кешелеклелекне, уңай мөнәсәбәтне, күңел киңлеген, йөрәк җылысын алыштыра алмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булсак, үзебезнең җылы сүзләребезне кызганмасак иде. Җылы сүз – җан азагы, ди татар халкы. Иң мөһиме – йөрәк җылысы!











