Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Республикакүләм волейбол ярышында - 2 урын 18.11.2013

Спорт белән шөгыльләнү – һәркем өчен мөһим. Илексаз мәктәбе укучылары да физкультура дәресләренә бик теләп йөриләр. Бигрәк тә кич белән волейбол, баскетбол түгәрәкләрен үз итәләр. Күптән түгел генә Республикакүләм 2001 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында узган волейбол ярышы Илексаз мәктәбе укучыларына җиңү китерде. Сарманның җыелма командасында безнең мәктәптән ике укучы –Фәрхетдинов Илназ Илнур улы һәм Мәҗитов Ленар Лениз улы – катнашты. Алар республикадан 2 урын белән кайттылар. Тренерлары Эдуард Ихсанов һәм Ләззәт Хуҗин.
-
"Коррупция - гасыр афәте" исемле ачык класс сәгате
15.11.2013
Илексаз мәктәбендә "Коррупция - гасыр афәте" исемле ачык класс сәгате булып узды. Аны 7 нче класс җитәкчесе Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы уздырды. Презентация күрсәтелде, аның тарихы белән таныштылар, төрле ситуатив мәсьәләләр тикшерделәр.
-
"Русский медвежонок" 14.11.2013

Илексаз мәктәбе укучылары «Русский медвежонок» уен - конкурсында актив катнаштылар
-
Мәктәпкүләм ата - аналар җыелышы 14.11.2013

Илексаз мәктәбендә ата - аналарның гомуми җыелышы булды. Анда 1 нче чирек йомгаклары белән таныштырдылар, "Кесә телефоны һәм аның балага тәэсире" исемле методик доклад укылды. Авыл фельдшеры Рахимова Альбина "Туберкулез - йогышлы чир" методик докладын ата - аналарга җиткерде.
-
Мәктәпкүләм педсовет 07.11.2013

1 чирек йомгаклары буенча педсовет уздырылды.
-
"Ут - дус та, дошман да" 01.11.2013

Илексаз мәктәбендә 2 нче сыйныф җитәкчесе Латыпова Саимә Фаяз кызы "Ут - дус та, дошман да" исемле ачык класс сәгате уздырды
-
"Ачык 4 нче регионара сочинениеләр конкурсы" 01.11.2013

Чувашстанның Комсомол районы "Ачык 4 нче регионара сочинениеләр конкурсы" уздырган иде. "Көмеш каләм" конкурсының "Иске сурәт" номинациясендә безнең мәктәпнең 2 укучысы - Гыйлманова Рүзилә һәм Фәрхетдинов Илназ - 1 нче дәрәҗә дилом белән бүләкләнделәр (Укытучылары Хәлиуллина Г.Г.). Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Халык бердәмлеге көне 01.11.2013

1 ноябрь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халык бердәмлеге көне кысаларында тарих укытучысыХисаметдинова Азия Әхәт кызы Россия тарихы битләре буенча дәрес үткәрде. Балалар төркемнәргә бүленеп бүленеп викторина сорауларына җавап эзләделәр.
-
Татар теле укытучыларының район методик берләшмә утырышы 28.10.2013

МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булды. Ул "Яңа методик технологияләр кулланып, укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү" темасы астында узды. Татар теле укытучылары Салихова Рәмзия Равил кызы һәм Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләрен сингапур методикасына нигезләнеп төзегәннәр иде. Шулай ук ДЙА турында да түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 25.10.2013

Һәр елны Илексаз мәктәбендә "Сөөмбелә" бәйрәме уза. Аңа укучылар бик теләп әзерләнәләр: җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр. Аны Әһелтдинова Наилә Вил кызы әзерләп, алып барды. Бәйрәм табышмаклар, уеннар, скетчлар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле үтте.











