Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Киләчәккә билет-2013" республикакүләм сочинениеләр конкурсы 20.11.2013
Республика Хөкүмәте эшче профессияләрнең абруен үстерүгә, яшүсмерләр арасында махсус урта белем бирү йортларын популярлаштыруга зур игътибар бирә. Әлеге максаттан инде бишенче ел рәттән иң яхшы студентлар өчен «Лицеистлар балы» оештырыла. Быел бу чарага студентлар гына түгел, ә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Моның исә сәбәбе дә бар - яшьләрне урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән таныштыруны мәктәп бусагасыннан ук башларга кирәк. Яшүсмер әлеге уку йортларына үз теләге белән, нинди һөнәр сайлаячагын белеп барсын. Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру максатыннан укучылар арасында «Киләчәккә билет» исеме астында республикакүләм иншалар бәйгесе оештырылды. Мәктәбебездән Дилүс Гыйлманов иншалар бәйгесендә катнашып, лауреат дипломы һәм акчалата сертификатка лаек булды. (Укытучысы - Гөләндәм Гөлүс кызы Хәлиуллина) Аны бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Илексаз мәктәбендә 20 ноябрьдә “Балаларга хокукый ярдәм” көне үтте 20.11.2013
Җәмгыять белеме укытучысы Хисаметдинова А.А. ачык класс сәгате үткәрде. Укучыларга “ Син хокукны беләсеңме?” дигән презентация күрсәтелде. Сарман районы полиция хәзмәткәре ОЧЧП һәм ПДН начальнигы подполковник Латипов И.И. укучылар алдында чыгыш ясады.
-
Республикакүләм волейбол ярышында - 2 урын 18.11.2013
Спорт белән шөгыльләнү – һәркем өчен мөһим. Илексаз мәктәбе укучылары да физкультура дәресләренә бик теләп йөриләр. Бигрәк тә кич белән волейбол, баскетбол түгәрәкләрен үз итәләр. Күптән түгел генә Республикакүләм 2001 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында узган волейбол ярышы Илексаз мәктәбе укучыларына җиңү китерде. Сарманның җыелма командасында безнең мәктәптән ике укучы –Фәрхетдинов Илназ Илнур улы һәм Мәҗитов Ленар Лениз улы – катнашты. Алар республикадан 2 урын белән кайттылар. Тренерлары Эдуард Ихсанов һәм Ләззәт Хуҗин.
-
"Коррупция - гасыр афәте" исемле ачык класс сәгате
15.11.2013
Илексаз мәктәбендә "Коррупция - гасыр афәте" исемле ачык класс сәгате булып узды. Аны 7 нче класс җитәкчесе Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы уздырды. Презентация күрсәтелде, аның тарихы белән таныштылар, төрле ситуатив мәсьәләләр тикшерделәр.
-
"Русский медвежонок" 14.11.2013
Илексаз мәктәбе укучылары «Русский медвежонок» уен - конкурсында актив катнаштылар
-
Мәктәпкүләм ата - аналар җыелышы 14.11.2013
Илексаз мәктәбендә ата - аналарның гомуми җыелышы булды. Анда 1 нче чирек йомгаклары белән таныштырдылар, "Кесә телефоны һәм аның балага тәэсире" исемле методик доклад укылды. Авыл фельдшеры Рахимова Альбина "Туберкулез - йогышлы чир" методик докладын ата - аналарга җиткерде.
-
Мәктәпкүләм педсовет 07.11.2013
1 чирек йомгаклары буенча педсовет уздырылды.
-
"Ут - дус та, дошман да" 01.11.2013
Илексаз мәктәбендә 2 нче сыйныф җитәкчесе Латыпова Саимә Фаяз кызы "Ут - дус та, дошман да" исемле ачык класс сәгате уздырды
-
"Ачык 4 нче регионара сочинениеләр конкурсы" 01.11.2013
Чувашстанның Комсомол районы "Ачык 4 нче регионара сочинениеләр конкурсы" уздырган иде. "Көмеш каләм" конкурсының "Иске сурәт" номинациясендә безнең мәктәпнең 2 укучысы - Гыйлманова Рүзилә һәм Фәрхетдинов Илназ - 1 нче дәрәҗә дилом белән бүләкләнделәр (Укытучылары Хәлиуллина Г.Г.). Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Халык бердәмлеге көне 01.11.2013
1 ноябрь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халык бердәмлеге көне кысаларында тарих укытучысыХисаметдинова Азия Әхәт кызы Россия тарихы битләре буенча дәрес үткәрде. Балалар төркемнәргә бүленеп бүленеп викторина сорауларына җавап эзләделәр.