Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Риф Нуриәхмәтовка - 70 22.06.2015

Татарстанның атказанган укытучысы, "РСФСРның мәгариф отличнигы” исеме иясе Нуриәхмәтов Риф Нурми улы бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 46 ел укытучы булып эшләгән, аның 26 елы - Илексаз мәктәбе директоры булып.
Юбилярны безбәйрәме белән котлыйбыз, аңа исәнлек - саулык телибез -
"Барысы да киресенчә" 19.06.2015

Бүген лагерьда "Барысы да киресенчә" көне булды. Бу көнне кызлар - малайлар, малайлар кызлар булып киенеп килгән иде. Барысына да бик күңелле булды.
-
Болынга экскурсия 17.06.2015

Мәктәп каршында оештырылган балалар лагере бик күңелле үтә. Бүген “Дару үләннәрен таныйбызмы?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Болынга экскурсиягә чыккач, дару үләннәрен җыю ештырылды, соңыннан хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
Балалар өчен - мультфильм 17.06.2015

Бүген Сарман кинотеатрыннан балалар өчен - мультфильм күрсәтелде. "Элвин и Бурундуки" мультфильмы һәркемгә ошады.
-
Асфальтта рәсем ясау конкурсы 09.06.2015

Бүген балалар асфальтта ирекле темага рәсем ясадылар. Барысы да бик тырыштылар. Агелтдинова Адилә белән Набиуллина Гүзәлнең рәсемнәре бик матур булды.
-
Мәктәптә - Соңгы звонок бәйрәме 23.05.2015

Бүген мәктәбебездә Соңгы звонок бәйрәме үтте. 9 нчы сыйныф укучылары өчен ул күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм булып тора. Бәйрәмгә өлкән укытучылар һ.б. кунаклар килгән иде.
-
Бакчаларда кызу эш кайный
14.05.2015
Бу көннәрне мәктәпнең тәҗрибә участогында язгы утырту эшләре бара. Барлык укучылар да, булсынга дип, тырышып-тырышып эшлиләр. Инде суган, кишер, чөгендер, фасоль кебек яшелчәләр утыртылды. Утыртылган түтәлләр матур булып тезелеп баралар. Хәзер барыбызны да сөендереп үсәсе генә калды.
-
"Җиңү ядкәре" бәйгесе 13.05.2015

Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында “Җиңү ядкәре” исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрифҗан ага һәм аның сугыш истәлекләре турында укучыларга үзенең язмасын тәкъдим иткән иде. Аның эше Intertat.ru сайтында урын алды һәм ул Диплом белән бүләкләнде (Укытучысы- Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы).
-
"Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") 13.05.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан россиякүләм "Балалар Җиңүне төшерә" ("Дети рисуют Победу") рәсем конкурсында уңышлы катнашып, мәктәбебезнең 4 укучысы сертификатлар, ә аларны әзерләгән укучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: 3 класстан Хәлиуллина Гүзәл, 8 класстан Мифтахова Рүзилә (укытучылары Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы), 2 класстан Нәбиуллина Гүзәл (укытучысы Нәбиуллина Гөлфирә Минемөхәммәт кызы), Хәлиуллина Алия (укытучысы Әһелтдинова Наилә Вил кызы).
-
Беренче имтихан - татар теленнән 12.05.2015

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән беренче имтиханнарын - бердәм республика тестын Җәлилнең беренче номерлы мәктәбенә барып бирделәр. Аларга уңышлар телибез!











