Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бездә - Батырлык сәгате 23.04.2015
Бүген чираттагы Батырлык сәгате үтте. Аны тарих укытучысы Хисаметдинова А.Ә. үткәрде. Бу юлы Советлар Союзы Геройлары Мария Васильевна Октябрьская һәм Федор Андрианович Полетаев, Кызыл Йолдыз ордены иясе Әгъләмов Сөббух абый турында мәгълүмат бирде.
Мария Октябрьская, сугышта һәлак булган ире өчен үч йөзеннән сугышка китәргә теләк белдерә. Үзенең 50 мең акчасын танк төзүгә тапшыра һәм аның өчен махсус "Боевая подруга" дип исемләнгән танк җитештерәләр. Курку белмәс хатын 1944 елның 17 январена кадәр фашистларны тар-мар итә. Үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирәләр.
Федор Полетаев - Италиянең Милли Герое исеменә лаек булган санаулы кешеләрнең берсе. Ул Италиядә партизаннар хәрәкәтендә катнашкан, күп батырлыклар кылган. 1962 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирәләр.
Үзебезнең Сарман районы Илексаз авылы егете Әгъләмов Сөббух абый да әлеге геройларга тиң батырлыклар кылган. Кызганычка каршы, аңа тиешле Кызыл Йолдыз ордены 2015 елның февраль аенда гына үзенең иясен эзләп тапты. Ветеран бер ел элек вафат булды.
-
4 сыйныфлар рус теленнән белемнәрен тикшерәләр
22.04.2015
Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән белемнәрен тикшерделәр.
-
IV классларда - мониторинг 18.04.2015
Бүген 4 нче сыйныф укучылары проект эшенең 2 нче этабын эшләделәр. Аларның проект эше "Табигатьне саклагыз! " дип аталды.
-
IV классларда - мониторинг 17.04.2015
Бүген IV классларда "Проект эшчәнлеге" буенча мониторинг үтте. Ул "Җир турында без нәрсә беләбез" дип атала иде. Бүген алар проектның 1 нче өлешен эшләделәр.
-
Барыбыз да өмәгә! 16.04.2015
Бүген мәктәбебезнең 1-9 нчы сыйныф укучылары чисталык айлыгын башлап җибәрделәр. Күмәк көч белән мәктәп тирәсе, спорт мәйданчыгы чистартылды, агачлар акшарланды. Барлык җир чистарып, матураеп калды.
-
IV классларда - мониторинг 15.04.2015
Бүген IV классларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының 06.04.2015 чыккан № 2368/15 карары нигезендә IV сыйныфларда метапредмет йомгаклау мониторингы үтте. Ул рус әдәбиятын белүгә нигезләнгән иде. Укучылар текст өстендә эшли белүләрен күрсәттеләр.
-
Мәктәптә - Батырлык дәресе 09.04.2015
Бүген мәктәптә Батырлык дәресе үтте. Аны тарих укытучысы Хисаметдинова А.А. үткәрде. Бу юлы ул Сарман районы Александровка авылында туып үскән Александр Казаковның батырлыгы турында сөйләде, презентация күрсәтте. Александр Казаков 1944 елны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Сарман районы Казаклар авылында туып-үскән Нурми Шәриповның батырлыгы турында да мәгълүмат бирде. Ул 1945 елны үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
-
Мәктәптә - психолог 08.04.2015
Мәктәбебезгә Сарман гимназиясе базасында ачылган Психологик үзәктән психолог Галәлиева В.Н. килде. Ул мәктәпкә керүче укучылар, башлангыч һәм 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында тренинг үткәрде.
-
Волейбол ярышы 03.04.2015
Бүген район күләмендә малайлар арасында волейбол ярышы үтте. Алар уңышлы чыгыш ясап, 2 урынга лаек булдылар.
-
Волейбол ярышы 02.04.2015
Бүген район күләмендә кызлар арасында волейбол ярышы үтте. Алар уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булдылар.