Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | Solnyshko1.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109
-
Кардан фигуралар ясадык... 20.12.2013

Һәр елдагыча җыелышып кардан фигуралар ясарга чыктык. Барлык осталыкларыбызны җигеп - китеп баручы дракон,вакыт санаучы сәгать,колобок, кәттә песи,кар кызы белән кыш бабайны ясап куйдык.Ел символы саналучы ат - иң матуры !-диеп сөенештек үзебез.
-
Карагыз сез чыршыга! 18.12.2013

Чыршының ниндие генә юк 2 кечкенәләр төркемендә!
-
Уртанчылар төркемендә эшчәнлек 12.12.2013

Уртанчылар төркемендә балалар бигрәк тә күп белергә тели.Тәрбияче З.Т.Насибуллина бу ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү өчен һәр мөмкинлекне файдалана."Кошлар" бердәм әшчәнлегендә дә ул сюрпризлы момент,слайд- презентация,эзләнүле уен,традицион булмаган алым белән рәсемләү һәм башкаларны кулланды.Яшь педагоглар өчен менә дигән мастер класс!
-
Бүген бездә кунак бар ! 12.12.2013

Бакчабызда балаларны үз имнлекләрен сакларга өйрәтү буенча эш даими бара.Районыбызда "Янгын куркынычсылыгы" тематикасына үткәрелгән рәсем конкурсы аларның белемнәрен ачыкларга булышты дисәк тә була. АМРО ТРО ВДПО инструкторы Р.Р.Камалетдинова ясаган рәсемнәргә уңай бәя бирде.Ә инде җиңүче Индира Ильясовага бүләк тапшырды.Шулай ук ,Рәмилә Рафаеловна балалар белән бәйрәм чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искәртеп әңгәмә үткәрде.Истәлеккә китаплар өләшкәч.балаларның күңелләре тагы да күтәрелде.Яраткан кунак апаларына янгыннан саклану кагыйдәләре турында шигырләрен сөйләделәр.Озатканда, өйдәгеләргә дә янгын афәтеннән саклану кагыйдәләрен өйрәтергә сүз бирделәр
-
Изучаем русский язык 02.12.2013

Основной задачей изучения русского языка в дошкольном возрасте являяется формирование первоначальных умений и навыков владения русским языком в устной форме. Воспитатель по обучению русскому языку Ашрафуллина Н.Ф.делает все возможное,чтобы заинтересовать детей этим процессом.Интересный сюжет занятия,речевые образцы, фонетическиие зарядки способствовали активному участию детей.
-
Күңелле стартлар 29.11.2013

"Физик культура"белем бирү өлкәсенең бурычлары гармонияле физик үсеш формалаштыруга юнәлтелгән. Хәрәкәтле уеннарда балаларда җитезлек,көчлелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә.Күңелле старт уеннарында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең тәвәккәллеген,кыюлыкларын күрсәттеләр."Лачын"һәм "Бөркет" командалары ярышында дуслык җиңде!
-
ОБЖ мәктәбендә 27.11.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме бүген "ОБЖ мәктәбе " ндә булды. Ә мәктәптә белемнәрен дә тикшерделәр.Кем дисезме? Чып-чын полиция хезмәткәре киемен кигән тәрбияче апалары!Балалар югалып калмады -куркынычсызлык кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен дөрес җаваплары белән расладылар.
-
"Әкияти кош "иҗади сәнгатне үстерә. 22.11.2013

Зурлар төркемендә "Иҗади белем"бирү өлкәсе эчтәлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсен үстерү максатыннан "Әкияти кош"рәсем шөгыле крарадык.Тәрбияче Сабитова Э.С.төрле методик алымнар кулланып балаларны иҗади активлаштырды.Мавыктыргыч тирәлек оештырып,үзеннең сәгатьле сөйләме белән балаларның фантазияләрен,эстетик зәвыкларын үстерде.Кыскасы, яшь педагогларга менә дигән мастер- класс булды.
-
Беренчесе-уңышлы! 21.11.2013

З.А.Зиятдинова ,яшь тәрбиячебез,беренче тапкыр коллегалары алдында сынау узды.Балаларның "Иҗади сәнгать" белем бирү өлкәсендәге эвәләү эшчәнлеген оештырып уңай бәя алды.Нәтиҗәгә ирешү өчен уен моменты,проблемалы ситуация,эффектлы күргәзмәлек һ.б.кулланды.Афәрин!
-
Уйный-уйный өйрәнәбез... 20.11.2013

Бүген нәниләр егылып пычыранган курчак Алсуны юындырдылар.Сабын,шампунь,сөлгене бик тиз генә табып дөрес итеп кулланып та күрсәттеләр.Алсу белән бергә сөенеп күбек очырып та уйнадылар.Арыгач курчакны матур җыр җырлап йоклаттылар.Ә кунак тәрбияче апалар өйрәнеп утырдылар..












