Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | Solnyshko1.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109
-
Өмәдә 21.04.2014

19 апрель көнне барыбыз да елдагыча өмәгә чыктык.Сарманыбыз тагын да чистарынып,яктырып калды.
-
Китапханә хезмәткәрләре белән очрашу. 21.04.2014

Бүген безгә китапханә хезмәткәрләре килде.Балалар белән очрашуга Г.Тукай туган көненә багышлап китап күргәзмәсе,әкият персонажлары белән уеннар тәкъдим иттеләр.Ә инде МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә"коллективы әзерләгән "Олуг шагыйребез" театральләшкән тамашасы балаларны Тукаебыз персонажлары белән әкият илендә очраштырды.Бу тәрбияви,мавыктыргыч очрашу балалар күңелендә озак сакланыр.
-
Уртанчылар туган көндә 18.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары "аюның" туган көненә бардылар.Алар арасында күбәләк,бал корты,саескан,торна, куяннар һ.б бар иде.Бергәләп күңел ачтылар.
-
Әти-әниләр белән җыелышлар башланды 17.04.2014

1 кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре гаилә белән һәрвакыт элемтәдә.Әңгәмә,консультация,индивидуаль очрашулар төркемдәге тормыш,яңалыклар белән таныштыруда бик кулай.Ә бүген үткәрелгән ата-аналар җыелышында алар белән норматив докуметлар аша гаиләнең бурычы ,хокуклары турында сөйләштек.Тәрбиячеләр Гаделшина Р.Р,Билалова А.Н мультимедия файдаланып режим моментларына анализ ясадылар,"Балаларның физик-психик сәламәтлеген саклыйк" эшлекле уены уздырдылар.Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Җыелышта катнашкан бакча мөдире,өлкән тәрбияче аларга җавап бирделәр.Җыелыш бик җанлы үтте.
-
Кошлар көне 16.04.2014

Балаларны табигатькә якынайтып мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек тәрбияләү безнең бурычыбыз.Үзебезнең тирәдәге кошлар гына түгел,күчмәләре турында да өйрәнәләр балалар.Кошларның файдасы,ни өчен Кызыл китапка эләгүләре турында да кызыксыналар алар.Моның өчен иң унае- уен инде.Ә инде "Кошлар көне" бәйрәмендәге "Кошлар кайтты ","Дөрес әйт"һ.б уеннары да,җыр-бию,ярышлар да балаларның танып белүләрен кәнәгатьләндерде.Икенче кечкенәләр төркеме балаларының һәрберсе кигән кош маскалары күзаллауларын үстерергә ярдәм итте.
-
"Скоро в школу" 11.04.2014

Воспитанники старшей группы приняли участие во Всероссийском конкурсе "Скоро в школу". Дети выполнили конкурсные задания по ФЭМП, по формированию целостной картины мира и т.д.Участники Миннуллина Р. и Гиздатуллина Л. набрали 140-150 баллов.Им выручаны Диплом Победителя Поздравляем!
-
Изучаем русский язык 08.04.2014

Обучение русскому языку в ДОУ ведется с использованием учебно-методических комплектов (УМК). Воспитатель по обучению русскому языку Ашрафуллина Н.Ф организует занятия с использованием разнообразного материала.Детям очень интересно!
-
Каникул күңелле үтә 26.03.2014

Язгы каникул чоры балаларыбызны социаль тирәлек белән таныштыру өчен бигрәк уңайлы.Экскурсия,очрашулар оештырып күпме яңалык белән таныштырырга була.Зурлар төркеме (Гилязова Ф.Ф.,Сабитова э.С) бу форсаттан файдаланып "Сарман"газетасы редакциясендә булып кайттылар, үз күргәннәрен газет итеп рәсемләделәр.Ә китапханәдә балалар язучы- юбиляр Дамир Гарифуллин белән очрашты.Дамир аганың мавыктыргыч әңгәмәсе,кызыклы фокуслары аларга бик ошады.Балалар үзләре дә шигырьләрен сөйләп,җырларын җырлап шагыйрьне шатландырдылар.
-
Белем күтәрү курслары. 22.03.2014

Районыбыз балалар бакчалары тәрбия-белем бирү өлкәсендәге яңалыкларны хуплап кабул итә.Һәм педагоглар бу яңалыкларны белем күтәрү курсларында,семинарларда өйрәнеп гамәлгә ашыралар.“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары" н гамәлгә кертү чарасы буларак та белем күтәрү курслары узды.
-
Җырлы балачак илендә 22.03.2014

Сарман мунципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге оештырган"Җырлы балачак илендә" конкурсында "Кояшкай" балалар бакчасы сәләтле балалары да читтә калмады: Зиятдинова Айзилә, Гарифуллин Адел , Мусина Алинә үзләрен сәхнәдә сынап карадылар.Ә инде Хакимуллина Мәрьям белән Ильдусова Эльза "Матрешкалар" җыры белән 3 урынга лаек булдылар.Молоцы!












