Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район. с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.30 |
| Телефон: | +7(855)-592-54-78 |
| E-Mail: | Solnyshko1.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №1 "Солнышко" |
| Руководитель: | Ахкамова Ильсуяр Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 94 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №1 "Солнышко" общеразвивающего вида" Cармановского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Кояшкай" №1 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109
-
Чаңгы ярышы 17.02.2014

Бу көннәрдә дөньядагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе- Сочидагы олимпиада.Бакчада балалар белән бергәләшеп һәр көн ярыш нәтиҗәләре турында сөйләшәбез.Җиңүчеләргә сокланабыз.Медаль алу өчен никадәр тырышлык кирәклеген аңлатабыз.Спорт белән шөгыльләнүне кечкенәдән башларга кирәк икәнлеген балалар бик яхшы белә. Аларның иң яраткан шөгыле дә- физкультура! Саф һава да сәламәтлек ныгытырга бер дигән чара.Бу атнада күп балалар, әти-әниләре белән"Лыжня России -2014" да катнаштылар.Бакчада үзләре дә чаңгыда ярышып карадылар. зурлар төркеменнән Айгөл Солтангалиева -җиңүче!
-
"Лыжня России -2014!" 16.02.2014

Сегодня в Сарманово в очередной раз состоялось спортивное состязание "Лыжня России -2014" .Коллектив нашего ДОУ в первых рядах! Молодцы!
-
Мәктәпкә әзерлек 08.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башлангыч класс укытучылары белән даими очрашып тора.Уку елы башында гимназия һәм беренче мәктәптән Газимова Л.Р., Гусманова Э.З. җитәкчелегендә укытучылар коллективы килеп балаларны,әти-әниләрне мәктәп тормышы белән таныштырып киткән иделәр инде. Балалар да мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар. Бүген әти-әниләр өчен бик әһәмиятле очрашу булып узды. Психолог В.Н.Галялиева беренче сыйныфка баручы балага әти-әниләрнең ярдәме турында сөйләде. Мәктәпкә адаптация җиңел формада булсын өчен киңәшләрен бирде.Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Муса Җәлил истәлегенә 05.02.2014

Муса Җәлил- бөек шагыйрь.
Белә моны барчабыз.
Бөеклегенең сәбәбен
Яши-яши ачабыз.
Зурлар төркеме балалары белән бергәләп Муса Җәлил истәлегенә багышлап тантана үткәрдек.Шагыйрьнең иҗаты белән нәниләрне таныштырганда Айзилә,Артур,Риназ,Айгөл һ.б.балалар белән бергә Нәкыя ,Ләйлә,Чәчкә апалары да шигырь сөйләде,җырладылар.Балалар шагыйрьнең илебезне яклап көрәшүен зур игътибар белән тыңладылар.
Шагыйрь җыры- ялкынлы җыр,
Һичбер кайчан сүнмәс җыр.
Ил-халкымның батыр улы-
Җәлил үзе үлмәс җыр!
-
Молодцы! 30.01.2014

Воспитанники МБДОУ №1"Солнышко" Миннуллина Рания и Ганиева Илюза стали лауреатами I Всероссийского конкурса творческих работ "Младшие друзья".Молодцы!
-
Педагогларга сөенеч. 20.01.2014

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмаларына балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча методик комплектлар тәкъдим итеп балалар бакчасы педагогларына зур бүләк ясады.Тәрбиячеләр эшчәнлектә өйрәнгән материалларны көн дәвамында ныгыталар.Моның өчен аудио-видео кушымталарны,музыкаль әкиятләрне,татарча мультфильм дискларын, демонстрацион материалларны ,мультимедияне актив файдаланалар. Әти-әниләрне бу өлкәдәге яңалыклар белән даими таныштыралар.Өйдә балалары белән бергәләп карарга татарча мультфильмнар сайты адресы да язып куелган.
Индивидуаль , күмәк эшчәнлектә файдаланырга бик уңайлы әдәбиятлар тагын тулыландырылды: "Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге"З.М.Зарипова (рус һәм татар телендәге методик эшчәнлек),"Изучаем русский язык:программа,методические рекомендации,диагностика","Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе"К.В.Закирова,Р.Ә.Кадыйрова,Г.М.Сафиуллина, "Устерешле уеннар"З.М.Зарипова,Р.С.Исаева,"Әй уйныйбыз,уйныйбыз..."К.В.Закирова,Л.Р.Мортазина , Казан,2013.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән методик кулланмаларны педагогларыбыз зур шатлану белән кабул итте.
-
Саф һавада уеннар 13.01.2014

Балаларга уйнар өчен һава торышы бигрәк уңай . Алар бергәләшеп кардан фигуралар ясыйлар,таулар өяләр, лабиринтлар төзиләр. Саф һавадагы бу уеннар балаларда тырышлык, бердәмлек, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияли.Дуслыкларнын ныгыта.
-
Бер яшькә үстек. 09.01.2014

-Яңа 2014 елда бакчага бер яшькә үсеп килдек.Тик уенчыклар барыбер сагындырган икән,-диләр зурлар төркеме балалары.
-
Иң нәниләр янына Кыш бабай килде... 25.12.2013

-
Кыш бабайның төрлесе бар... 24.12.2013

Зурлар төркемендә (тәрбиячеләре Сабитова Э.С,Гилязова Ф .Ф) бүлмә бизәү өчен Кыш бабайның ниндиен генә ясамадылар!












