муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Ватан солдаты 26.02.2014
26нчы февраль көнне башлангыч сыйныфларда Хәрби-патриотик айлык кысаларында “Ватан солдаты ” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Дәрескә кунак булып мәктәбебезнең ТИН укытучысы Салихов Камил Габделхаевич килде. Ул укучыларны Ватанны саклаучылар, бүгенге Армия, кораллы көчләр белән таныштырды. Калашников автоматын укучыларга сүтеп күрсәтте. Соңыннан балалар автоматны тотып та карадылар.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2014
Февраль ае - бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның берсе - Халыкара Туган тел көне. Бу көнгә укучылар иншалар яздылар, фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр дип...
-
Бар шундый һөнәр. 21.02.2014
19 нчы февраль көнне башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә карата
“Бар шундый һөнәр” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Ватанны саклау һәр егетнең изге бурычы. Әлеге сыйныф сәгатендә укучылырга ватан сакчысы булырга мәктәп эскәмиясеннән, башлангыч сыйныфтан ук әзерләнә башларга басым ясалды.
-
Әфган, син безнең хәтердә... 20.02.2014
Без, бүгенге буын балалары, тыныч күгебез, матур балачагыбыз, бәхетле тормышыбыз өчен сугыш ветераннары алдында баш иябез, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез
-
Акция "Твори добро" 19.02.2014
Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан 5 нче сыйныф укучылары, улы Әфган сугышында һәлак булган Люция апаның хәлләрен белеп, йорт эшләрендә ярдәм итеп, кәефен күтәреп кайттылар. Люция апа бик канәгать булып, балаларга изге теләкләрен теләп калды.
-
Әлифба бәйрәме 15.02.2014
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Шундый сүзләр белән Зур Нөркәй урта мәктәбенең беренче сыйныф укытучысы Ландыш Тәзбировна килгән кунакларны матур итеп бизәлгән залга бәйрәм тантанасына чакырды. Беренче сыйныф укучылары автобуска утырып “Белем иле”нә сәяхәткә чыктылар. Автобуска утыру өчен укучылар кассадан билетлар алдылар, андагы сорауларга җавап бирә алганнар гына автобуска утыра ала.
-
Изге Валентин көне 14.02.2014
6нчы сыйныфта Изге Валентин көненә багышланган "Изге Вәли" исемле класс сәгате үтте. Ул тренинг формасында булды. Укучылар тестлар аша үзләренең никадәр кайгыртучан, ярдәмчел икәннәрен тикшерделәр.
-
Бадминтон 12.02.2014
Илебездә дөнья күләмендә кышкы олимпия уеннары башлангач, укучыларыбыз спорт уеннарына тагы да ныграк тартылдылар. Февраль - хәрби-патриотик айлык. Безнең мәктәптә дә бик күп төрле чаралар үткәрелә. Бу көннәрдә укучылар арасында бадминтон ярышы үткәрелә. Укучылар бик актив катнашалар.
-
Здоровые дети – в здоровой семье 12.02.2014
Бу атнада мәктәбебез укучылары бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Здоровые дети – в здоровой семье” акциясендә катнашалар. 12нче февраль көнне 1-4 нче сыйныф укучыларына “Сәламәт булыйм дисәң...”дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.
-
"Яшьлек" клубы советы утырышы 12.02.2014
12нче февраль көнне “Яшьлек” клубы советы утырышы булды. Утырышта “Гашыйклар көне”н үткәрү турында сөйләшенде. Кичәнең программасы төзелде. Котлау открыткалары сала торган “йөрәк”не 8нче класс укучылары яңарта.