муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
XII научно-практическая конференция школьников имени Льва Николаевича Толстого 18.04.2014
В Казани двенадцатый раз подряд прошла научно-практическая конференция школьников имени Льва Николаевича Толстого. Это мероприятие традиционно собирает учащихся нашей республики, увлечённых, активных, читающих и думающих. Кто-то является «старожилом» и приезжает на конференцию не в первый раз, но есть те, кто делает только первые шаги на таком поприще.
-
Газетадан үрү түгәрәге эше 17.04.2014
Без дәрестән тыш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Төрле кичәләр, викториналар үткәрәбез, түгәрәкләргә дә бик теләп йөрибез. Атнага ике тапкыр кәгазь трубочкалардан үрү түгәрәгенә керәбез.Без анда бик күп төрле вазалар ,шкатулкалар үрергә өйрәнәбез.Бәйрәмнәрдә аларны бүләк итәбез.
-
Чын дуслык 12.04.2014
Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары турында бик күп яхшы сүзләр әйтеп була. Алар укуды тырыш, бердәм, классаан тыш чараларда да бик актив катнашалар. Әле күптән түгел генә “Аҗаган” уеныныңзона ярышында 1нче, районда 3нче урынны яулаган иделәр. Ә бүген - “Космонавтика көне”нә багышланган чарада алар тагын сәхнә түрендә. “Йолдызлы сәгать” уенынды бик теләп катнаштылар, кызып-кызып ярыштылар. 10 нчы класс укучысы Салахов Булат җиңүче булды.
-
Космонавтика көне 12.04.2014
Мәктәп күләмендә 12нче апрель көнне Космонавтика көне билгеләп үтелде. Кичәдә Ю.А.Гагаринның тормыш юлы сөйләнелде, аның галәмгә сәяхәт вакыты турында видеофильм күрсәтелде. Соңыннан 10 нчы сыйныф укучылары арасында “Йолдызлы сәгать” уены үткәрелде. Кичә бик күңелле үтте.
-
Дружина сборы 11.04.2014
11нче апрель көнне мәктәбебездә кошлар көненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Бу көнне билгеләп үтүгә Россия 1926нчы елда кушыла. Сборыбызны дәрес формасында уздырдык. Расписаниедә рус теле, математика, тарих татар теле, җыр дәресләре бар иде. Һәр дәрестән балалар үзләренә нинди дә булса файдалы мәгълумат алдылар.
-
Йолдызлар илендә 10.04.2014
“Йолдызлар илендә”
— Иң мөһиме хыяллана белү...
Бурычлар: укучыларның галәм һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр тарихы турында белемнәрен арттыру.
Класс сәгате 6нчы класс укучылры арасында викторина рәвешендә үтте. Иң беренче укычылар класс җитәкчесе чыгышын тыңладылар, презентация белән таныштылар. Соңыннан укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Класс сәгате бик куңелле узды.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! 09.04.2014
Зур Нөркәй урта мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрүгә зур игътибар бирелә. 7нче апрель көнне җиденче класста Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» темасына класс сәгате үткәрелде. Аның максаты балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Әлеге дәрестә авылның фельдшеры да катнашты. Ул безгә сәламәтлекне ничек сакларга, начар гадәтләр , шәхси гигиена турында сөйләде.
-
Рәхим итегез, кошкайлар! 08.04.2014
Традиция буенча ел саен беренче сыйныф укучылары әтиләре белән берлектә яз көне кош оялары ясыйлар. Мәктәптә үткәрелә торган кошлар бәйрәмендә “Иң матур оя” конкурсы үткәрелә. Быелгы конкурста Каримовлар гаиләсе ясаган оя беренче урынга лаек булды. Конкурста катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән соң беренче сыйныф укучылары әтиләре белән бергә ояларын мәктәп ихатасындагы агачларга беркеттеләр. Рәхим итегез, кошкайлар!
-
IT-чемпион 2014 07.04.2014
14 мартта «IT-чемпион» - 2014» конкурсы яңадан старт алды. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары бу конкурста актив катнаша. Мондый чаралар халыкны социальләштерүдә зур роль уйный. Укучыларыбыз «Госуслуги Татарстан» сайтында эшләргә әти-әниләрен, күршеләрен, танышларын өйрәтәләр. Бу сайт вакытны экономияли, чиратлардан коткара. Безнең коллектив https://uslugi.tatarstan.ru/ сайтын бик әһәмиятле дип таба.
-
Аҗаган 2014 03.04.2014
3нче апрельдә Зур Нөркәй урта мәктәбендә "" Аҗаган-2014" хәрби-спорт уенының зона ярышы узды. Аҗаганда укучылар 8 төрле ярышта көч сынаштылар. Маршировка, пневматик мылтыктан ату, противогаз кию, топографияне белү, тәрҗемә итү, Россия тарихын белү, аркан тарту, автоматны сүтеп-җыю буенча укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр.