муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерьның тугызынчы көне.
10.06.2012
Бүгенге көн "Безнең балачак" дигән исем астында узды.
Көннең беренче яртысында Химия фәне укытучысы Руфия Раисовна химия фәнененнән укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. балалар чипсының, газлы эчемлекләрнең зыяны турында кызыклы мәгълүмат алдылар.
Һәр отряд ачык һавада ирекле темага асфальтта рәсемнәр ясады. Икенче иртәнге аштан соң елга буена балык тотарга бардылар. Балык эләкмәсә дә балалар күңелле ял иттеләр.
-
Лагерьның сигезенче көне. Шахмат ярышы.
09.06.2012
Бию бәйгесе, шахмат ярышы, "Көйне таны" бәйгесе белән көнебез кызыклы, мавыктыргыч үтте. Бу уеннарда җиңү яулаган балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның җиденче көне.
08.06.2012
Бүген көнебез бик кызыклы узды. Иртәнге аштан соң без "Китаплар иленә" сәяхәт ясадык. Яңа басмалар белән таныштык. Авыру китапларга ярдәм иттек. Көнебез татар халык уеннары белән дәвам итте. Әби-бабаларыбыз уйнаган 2Гөлбану", "Ал кирәк, гөл кирәк", "Наза" уеннары безгә бик ошады. Икенче иртәнге аштан соң, дару үләннәре белән танышу өчен, табигатькә чыктык. Дару үләннәренең файдалы үзлекләре турында сөйләштек, аларны танырга өйрәндек. Төшке аштан соң бадминтон уены оештырылды.
-
Лагерьның алтынчы көне. Олимпиада.
07.06.2012
Бүгенге көн кызыклы, мавктыргыч үтте. Кече олимпия уеннарында балалар төрле спорт ярышларында көчләрен сынады. Иң җитезләр, кыюлар дип "Ромашка" отряды табылды. Алар һәр уенда да зур уңышка иреште. Төшке аштан соң отрядлар Квиллинг серләренә төшенде.Төсле кәгазь кулланып төрледән төрле картиналар иҗат иттеләр.
-
Лагерьның бишенче көне. Универсиада-2013 Кайда? Кайчан? Нәрсә?
06.06.2012
Бүгенге көнебез бик күңелле үтте. Иртәнге аштан соң отрядлар "Күңелле стартлар" эстафетасында бик теләп катнашты. Икенче иртәнге аштан соң барыбыз бергә җыелып чишмәләргә сәяхәт ясадык. Чишмә яннарын чистарттык.
Ә иң кызыклысы -2013 елда башкалабыз Казан шәһәрендә үтәчәк Универсиада темасына багышланган "Кайда? , Кайчан?, Нәрсә?" уены булды. Отрядлар командаларга бүленеп универсиада темасына багышланган сорауларга җавап эзләделәр. Иң актив балаларга кызыксындыру бүләкләре бирелде.
-
Лагерьның дүртенче көне. Без булдырабыз.
05.06.2012
Бүген барыбыз да яратып өлгергән бадминтон уены үткәрелде.
"Әкияттә кунакта" дип исемләнгән күргәзмә өчен балалар яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерделәр. Шул рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Көндезге аштан соң балалар "Зәлидә" уенында бик теләп катнашты. Кыскасы, спортта да, сәнгаттәдә балалар үз көчләрен сынап карады.
-
Лагерьның өчкенче көне. Кояшкайда кунакта.
04.06.2012
Кояшкайның 3 нче көне лагерь ачу тантанасы белән башланып китте. Икенче иртәнге аштан соң балалар татар халык милли уеннарын уйнады.
Көндезге аштан соң үткән "Сәламәтлек үзебезнең кулда" дип исемләнгән чарада бездә кунакта фельдшер Муллагалиева И.И. булып китте. Ул балаларга җәйге чорда күзәтелә торган авырулар турында чыгш ясады. Авыруларга ничек беренче ярдәм күрсәтү турында аңлатты.
-
Лагерьның икенче көне. Күңелле ял итәбез!
02.06.2012
Бүген кызыклы уеннар көне узды. Яңадан- яңа уеннар белән көннең үткәне сизелми дә калды.
-
Лагерьның беренче көне. Исәнме, җәй! Кояшлы балачак!
01.06.2012
Хуш киләсең, җәй!
Исәнмесез урманнар,
Күкләргә үрләгән учаклар!
Учаклар шикелле яктырып,
Хәтердә сакланыр ул чаклар.
-
Мәктәптә Сабантуй.
31.05.2012
Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрм итик көн буе!