муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Курск дугасындагы көрәшкә 70 ел
Опубликовано: 16.09.2013
Курск, Орел һәм Белгород янындагы көрәш Бөек Ватан сугышының һәм гомумән алганда Икенче Бөтендөнья сугышының иң бөек көрәшләреннән берсе булып тора. Биредә немецларның иң яхшы һәм куәтле группировкалары тар-мар ителеп кенә калмады, ә бәлки немец халкының һәм Гитлер союздашларының Гитлер фашистлары җитәкчелегенә һәм Германиянең Советлар Союзының һаман арта барган кодрәтенә каршы тора алу сәләтенә ышанычы мәңгегә югалды”. 2013 нче елда Бөек Ватан сугышы тарихыннан бер истәлекле көн – Курск дугасындагы көрәшнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге көрәш 1943 нче елның җәендә була һәм ул 5 июльдән 23 августка кадәр 50 көн һәм төн дәвам итә.
Барысы белән беррәттән Курск дугасы сугышында безнең якташларыбыз да катнаша. Алар дистәләгән, йөзәрләгән кеше була. Алар арасында батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр күп. Кызганычка каршы, күпләр әйләнеп кайта алмый, исән кайтканнары да инде безнең арада юк.
Без, бүгенге көндә яшәүчеләр, илнең тарихын яхшы белергә, өлкән буынның безнең бүгенге тормышыбыз өчен бик кыйммәт түләвен онытмаска тиешбез. Алар безгә калдырган рухи байлыкны сакларга һәм үстерергә кирәк.
К списку новостей