• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы.

Опубликовано: 20.09.2013

Без бик көчле информацион чорда яшибез. Бүгенге заман кешесенә нәрсә турында булмасын информация алу проблема түгел. Шул исәптән, наркомания турында да. Бу турыда күп языла, күп укыйбыз, радио тыңлыйбыз, телевидение тапшырулары карыйбыз. Инде без “наркомания - афәт, наркомания-үлем “ сүзләренә ияләшеп беттек бугай.

      Республикада 16 нчы сентябрьдән “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды. Мәктәбебездә мәгариф бүлеге планына нигезләнеп,  айлык эш планын булдырдык. Әлеге темага “Начар гадәттән саклан!” дип исемләнгән стенд ясадык.   “Аноним мөрәҗәгать итү өчен тартма” эленде .

         5-7 нче сыйныфларда “Без наркотиксыз тормыш сайлыйбыз!” темасына тәрбия дәресләре, 8-11 нче сыйныфларда “Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый “ темасына түгәрәк өстәл үткәрелде . Бу дәресләрдә укучыларга татар халкының “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың” кебек мәкальләрнең асылы аңлатылды.

Балачактан ук яхшыны яманнан аера белергә өйрәтеп үстерсәк, киләчәктә безгә алар өчен кызарырга туры килмәс, алар да ялгыш юлга кереп китмәсләр һәм әти-әниләрен, укытучыларын  хәсрәт утына салмаслар.

      23 нче сентябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр “Наркотикларга безнең арада урын юк!” дип исемләнгән рәсемнәр һәм плакатларга конкурс игълан ителде.(5-8 кл – рәсем, 9-11 кл. – плакат).

     Айлык барышында Югары Симет фелдьшер-акушерлык пункты фельдшеры Илсөя Муллагалиева , участок вәкаләтлесе Рөстәм Садриев, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, майор Илфат Зәкиев белән очрашулар, барлык классларда “Мин белергә хокуклы” интернет-дәресләре үткәрү күздә тотыла.

“Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш.Дөнья матур,якты.Тик шул матурлык ,яктылык белән файдалана белергә кирәк.”

    Ләкин менә шушы матурлыкны күрә белүөчен кеше сәламәт булырга тиеш. Саулык-зур байлык,диләр.Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрүм.Сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк -омтылышларына ирешә,тормыштан канәгатьлелек ала. Без үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән байлыкны сакларга тиешбез.
        Татарларны гасырлар буе ислам дине һәм әхлагыбыз саклап килгән.Әхлак ул —кешенең матурлыгы,күңел сафлыгы. Бары тик күңеле саф,матур булган кеше генә чынлыкта сәламәт була.



К списку новостей