муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
8 март- Язның беренче бәйрәме. 08.03.2019

Энилэр белэн шундый рэхэт.
-
8 март- Язның беренче бәйрәме. 07.03.2019

Профсоюз исеменнән бакча хезмәткәрләрен Загриева Гөлнар бәйрәм белән котлады.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән .
-
Филиал яңалыклары. Бәйрәм белән кадерле әниләребез, дәү әниләребез! 07.03.2019

Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Филиал яңалыклары. Чаңгы шуабыз 05.03.2019

Шуабыз (Н. Мадъяров)
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
Ком һәм тоз белән тәҗрибә. 01.03.2019

-
Бакчабызга әтиләр килде. 22.02.2019

Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрбер бәйрәмнең үз матурлыгы, үз мәгънәсе, үз йөзе бар. 23 февраль ир-егетләрне олылау көне, батырлык һәм матурлык бәйрәме. Кадерле әтиләр,бәйрәмегез котлы булсын! Үзегез һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Изге эшләрегездә уңышлар,тормышыгызда ак бәхетләр юлдаш булсын.
Бүген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Әтиләребез килде.
Әниләр белән бергә
Озын-озак яшәгез.
Шатлык килсен өебезгә
Кайгы-хәсрәт күрмәгез.
-
Филиал яңалыклары. Бәйрәм белән кадерле әтиләребез. 21.02.2019

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең, әтиләрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.Бәйрәм бүген, олы бәйрәм,
Лачын егетләр бәйрәме!!!
Кулларында һәрберсенең,
Булсын чәчәк бәйләме!!!Дан сезгә Ватан сакчылары,
Зур хормәткә сез лаек!!!
Барыбызда чын йөрәктән,
Без аларны котлаек!!!Хәрбер егет горурланып,
Бәйрәм итә бу көндә!!!
Саулык теләп барысына,
Кала ул теләгендә!!!Хөрмәт сезгә, һич онытылмас,
Сезнең данлы хезмәтләр!!!
Дөньялар да тыныч булсын,
Бәхеттә үтсен гомерләр! -
19.02.2019

Безнен Гөлназыбыз " Буду бдительным на воде и на льду" рәсем конкурсында катнашып 2 урын алды. Гөлназны җиңуе белән котлыйбыз. Алга таба уңышлар телибез.
-
М. Җәлил- бөек шагыйрь 15.02.2019

Муса Жэлилнен тормыш юлын кузалларга ойрэну; шигырьлэрен искә төшерү, сойлэм телен баету; татар халкынын герой-шагыйре ижатына мэхэббэт хислэрен тэрбиялэу;
-
М. Җәлил- бөек шагыйрь 15.02.2019

Бакчабызда М. Җәлил шигырьләренә рәсем конкурсы булды. Балалар бик теләп "Карак песи " шигыренә рәсем ясадылар.









