муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Филиал яңалыклары. Абдулла Алиш иҗаты белән танышу. 14.05.2019

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.
Ул балалар өчен бик кызыклы һәм шул вакытта мәгънәле әкиятләр яза. Безнең балалар бик яратып аның әкиятләрен тыңлыйлар һәм сәхнәләштерәләр.
-
А. Алиш иҗаты белән танышу. 13.05.2019

Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,
Туган җирне мин дә бик сөям.
Моңа мине син бит, син өйрәттен,
Хөрмәт белән сиңа баш иям.
Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен.
-
Филиал яңалыклары. Лепбук по ПДД 11.05.2019

ЮЙК буенча эшләнгәп Лепбук белән танышабыз. Аның кагыйдәләрен өйрәнеп, дидактик уеннарын уйнадык.
-
9 май- Жиңү көне! 08.05.2019

9 май - Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән митингта катнаштык. Әби - бабайларны бәйрәм белән котладык.
-
Филиал яңалыклары. Җиңү бәйрәме! 08.05.2019

Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
-
Филиал яңалыклары. Хезмәт төбе-хәзинә. 05.05.2019

Бу атнаның темасы: "Хезмәт төбе-хәзинә" - дип аталды. Шул уңайдан без авылыбызда эшләүче кибеткә кердек. Безне анда сатучы булып эшләүче Энҗе апа каршы алды. Ул балалрга кибетченең ничек эшләвен һәм үлчәү белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте.
-
Филиал яңалыклары. Хезмәт төбе-хәзинә. 05.05.2019

Хат ташучы булып эшләүче Гөльнур апада кунакта. Балаларны хат ташучы хезмщте белщн таныштырды, төрле газет, җурналлар белән таныштырды.
-
Филиал яңалыклары. ЮЙК түгәрәге. 04.05.2019

Юл билгеләрен кеше тормышында бик кирәклеген өйрәндек. Төрледидактик уеннар уйнадык.
-
1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме 01.05.2019

Беренче Май килде жиргэ,
Якты нурга кумелеп.
Торле тоскэ керде жиһан
Матурлыкка торенеп.Бакчадагы агачлар да
Матур кулмэген киеп
Каршы алды Май бэйрэмен
Шау чэчэккэ кумелеп.Жырлап килде яз бэйрэме,
Яна хислэр уятып.
Дулкынланып типте йорэк
Омет белэн куанып. -
Филиал яңалыклары. 1 май - Хезмәт көне. 30.04.2019

1 май - Хезмәт көне уңаеннан балалар белән төрле эстафета уеннар уйнадык, ярыштык.









