Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
День психологической помощи 27.05.2019

-
Табигать кочагында 27.05.2019

27 май көнне башлангыч сыйныфлар табигатькә сәяхәткә чыктылар. Һәр яз саен табигатькә чыгу яхшы традициягә әйләнде. Авылның матур урыннары белән танышу, уйнау һәм ял итәр өчен менә дигән мөмкинлек. Мәктәп күләмендәге поход эстафетадан башка үтмәде.Укучылар вакытны бик күңелле үткәрделәр: сукмаклар буйлап йөгерделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бер-берсе белән аралаштылар. Уеннар-җырлар белән вакытның үткәне дә сизелмәде. Бүгенге сәяхәт- иң күңеллесе булды!
-
Фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешкән укучыларыбызны котлау! 25.05.2019

Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика һәм район этабында призлы урыннар яулаган укучыларыбызны, аларның әти-әниләрен котлау!!!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2019

Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз,
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәркөн иртәсен.
Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,
Безнең йөзне, туган ил йөзен.
Онытмагыз, һәрчак көтә сезне
Әти-әниләрегезнең нигезе.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл сезгә! Изге теләк белән
Сезне инде озатып калабыз.
-
Халыкара фәнни-практик конференциядәге уңышыбыз! 21.05.2019

21 нче май көнне 11 нче сыйныф укучысы, Фәйзетдинова Алинә, "Культура и наука: новый взгляд" исемле Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашып 3 нче урынга лаек булды. Алинәне һәм аның җитәкчесе Фальванова Айгөл Фидаилевнаны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы! 20.05.2019

20 нче май көнне район мәдәният йортында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм "Ел укытучысы - 2019" бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Әлеге тантанада безнең мәктәп укытучылары, Миңсылу Фәнәвиевна, Олеся Леонидовна, Гөлфинә Ренатовна, Ландыш Әгъләмҗәновна, тәбрикләнде!
-
Созвездие-Йолдызлык-2019 14.05.2019

-
12 апрель – Космонавтика көне 12.04.2019
12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан, "Авиамоделирование" түгәрәгендә шөгыльләнүче малайлар арасында төз һәм ерактан ату буенча ярыш үткәрелде. -
"Иң матур язучы һәм пөхтә дәфтәр" конкурсының җиңүчеләрен котлау 11.03.2019

11 нче март көнне "Иң матур язучы һәм пөхтә дәфтәр" конкурсына нәтиҗә ясалды. Һәрбер сыйныфтан бер җиңүче билгеләнде. Җиңүчеләрне укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәйзетдинова Зилә Бәшир кызы грамота белән бүләкләп үтте. Җиңүчеләребез: Аухадиева Н.В. (1 нче "А" сыйныфы), Хаҗиева З.Д. (1 нче "Б" сыйныфы), Хантимирова А.А. (2 нче сыйныф), Ганиев Н.Н. (3 нче сыйныф), Сафина А.А. (4 нче "А" сыйныфы), Хаҗиева Д.А. (4 нче "Б" сыйныфы), Хантимиров Г.А. (5 нче сыйныф), Вәлиева К.А. (6 нчы сыйныф), Хаҗиева А.А. (7 нче сыйныф), Гараева Р.И. (8 нче сыйныф), Хисамутдинова Э.Д. (9 нчы сыйныф), Исхакова И.И. (10 нчы сыйныф), Хаҗиева Г.А. (10 нчы сыйныф), Галимҗанова Э.Р. (11 нче сыйныф). Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!
-
Әлифба белән саубуллашу кичәсе 06.03.2019

6 нчы март көнне безнең мәктәптә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. 1 нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Мәктәп директоры Галимов Илфат Рафинад улы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәйзетдинова Зилә Бәшир кызы 1 нче сыйныф укучыларын "Әлифба бәйрәме" белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмне оештырган 1 нче "А" , 1 нче "Б" сыйныфы җитәкчеләре Марсилә Миннахмет кызы һәм Гамилә Әсхәт кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез!



















