Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
"Иң матур язучы һәм пөхтә дәфтәр" конкурсының җиңүчеләрен котлау 11.03.2019
11 нче март көнне "Иң матур язучы һәм пөхтә дәфтәр" конкурсына нәтиҗә ясалды. Һәрбер сыйныфтан бер җиңүче билгеләнде. Җиңүчеләрне укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәйзетдинова Зилә Бәшир кызы грамота белән бүләкләп үтте. Җиңүчеләребез: Аухадиева Н.В. (1 нче "А" сыйныфы), Хаҗиева З.Д. (1 нче "Б" сыйныфы), Хантимирова А.А. (2 нче сыйныф), Ганиев Н.Н. (3 нче сыйныф), Сафина А.А. (4 нче "А" сыйныфы), Хаҗиева Д.А. (4 нче "Б" сыйныфы), Хантимиров Г.А. (5 нче сыйныф), Вәлиева К.А. (6 нчы сыйныф), Хаҗиева А.А. (7 нче сыйныф), Гараева Р.И. (8 нче сыйныф), Хисамутдинова Э.Д. (9 нчы сыйныф), Исхакова И.И. (10 нчы сыйныф), Хаҗиева Г.А. (10 нчы сыйныф), Галимҗанова Э.Р. (11 нче сыйныф). Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!
-
Әлифба белән саубуллашу кичәсе 06.03.2019
6 нчы март көнне безнең мәктәптә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. 1 нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Мәктәп директоры Галимов Илфат Рафинад улы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәйзетдинова Зилә Бәшир кызы 1 нче сыйныф укучыларын "Әлифба бәйрәме" белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмне оештырган 1 нче "А" , 1 нче "Б" сыйныфы җитәкчеләре Марсилә Миннахмет кызы һәм Гамилә Әсхәт кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Фәнни-практик конференция "Шаг в будущее" 04.03.2019
4 нче март көнне 4 нче, 5 нче сыйныф укучылары район уздыра торган "Шаг в будущее" исемле фәнни-практик конференциядә катнаштылар. Әлеге конференциядә район мәгариф идарәсе методистлары Фәттахова Гүзәл Талип кызы һәм Усманова Шәмсенур Гаяз кызы катнашты. Барлык укучылар да фәнни хезмәтләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Бик кызыклы чыгышлар булды. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!
-
World Skills Kazan-2019 22.02.2019
-
Горячая линия 22.02.2019
27 февраля 2019 года с 9.00 до 17.00 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49. В работе телефона «горячей линии» запланировано участие представителей Аппарата Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования г. Казани.
-
Очрашу 21.02.2019
21 февраль көнне мәктәптә Арча, Әтнә, Азнакай, Апас районнары, Тимершык авыл җирлегендәге Әфганчылар белән очрашу үткәрелде.
-
"Туган тел" көне 20.02.2019
20 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары Шәмәрдән лицеенда "Туган тел" көне уңаеннан уздырылган чарада катнаштылар. Алар җитәкчеләре Гатина Рүзинә Яватовна белән мастер-класслар карадылар. Әлеге чара кысаларында төрле телләрдә сөйләшүче вәкилләр белән очрашу үткәрелде. Үткәрелгән чара укучыларга һөнәр сайлау өчен юнәлеш булып тора.
-
Туган телем-иркә гөлем 15.02.2019
Февраль ае , истәлекле даталарга бай ай. 15февраль-татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне, 21 февраль-Х алыкара туган тел көне.Шушы уңайдан мәктәбебездә туган телебез дип янып йөрүче, телебезне өйрәнүче галимнәребез кунакта булдылар. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә фәнни хезмәткәр,филология фәннәре кандидаты -Насыйбуллина Нуридә Шайкулла кызы, лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәр,филология фәннәре кандидаты- Таһирова Фәридә Инсан кызы, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре-Фәйзуллина Фәния Галимулла кызы белән очрашу җылы, эшлекле атмосферада үтте. Алар укучыларга институт , үзләренең эшчәнлекләре, киләчәккә планнары, тел мәсьәләсе хакында фикерләре белән уртаклаштылар, әҗгәмә барышында туган сорауларга җаваплар бирделәр. Мәктәп китапханәсенә фәнни китаплар, сүзлекләр бүләк иттеләр. Очрашу туган тел, М.Җәлилнең шигырьләре, җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Хәрби-патриотик айлык 02.02.2019
Тимершык урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык башланды. Айлык план нигезендә сыйныфлар арасында футбол уеннарына старт бирелде.
-
Котлыйбыз!! 01.02.2019
11 нче сыйныф укучысы Исмәгыйлева Диләрә, 7 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлия татар әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиадада катнаштылар. Хаҗиева Айлия призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы: Минсылу Фәнәвиевна. Котлыйбыз!