Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Фәнис Яруллин иҗатына һәм тормыш юлына багышланган ачык чара 19.03.2016
19 нчы март көнне мәктәбебез китапханәчесе Шакирова Гөлсинә Хасимовна 5нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары белән Фәнис Яруллинның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган ачык чара үткәрде. Иң элек язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан Фәнис Яруллин катнашында видеоязма карап үттеләр. Искә төшерелгән, яңа кабул ителгән мәгълүмат лар буенча викторина оештырылды. Соңрак инде язучының "Ак каз" әсәре укылды, аның буенча сорауларга җаваплар алынды. Гөлсинә апа язучылар иҗатлары белән һәрдаим танышып торырга, китаплар укырга, китапханәгә ешрак йөрергә дигән теләк белән, укучыларга үзенең тәмле күчтәнәчләрен өләшеп, чараны матур ноктада тәмамлап куйды.
-
Фәнис Яруллин - мәңгелек шәхес. 19.03.2016
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2016
18 нче март көнне 3 нче чирекне тәмамлау нигезендә чираттагы ата-аналар җыелышы оештырылды. Көн тәртибендә Сабаның эчке эшләр бүлегеннән килгән кунакларның (балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибагатов Айгиз Анасович, Тимершык авыл җирлегенең участок инспекторы Гатин Марат Мурсалимович) , Тимершык авыл җирлегенең фельдшеры Нуриева Зөмәрә Фәйләсуфовнаның, укыту эшләре буенча директор урынбасары Фазлиева Ләйсән Хәмитовнаның, тәрбия эшләре буенча диреткор урынбасары Фәтхуллина Гөлназ Мавлитовнаның, мәктәп директоры Галимов Илфат Рафинадовичның чыгышлары булды. Гомуми җыелыштан соң ата-аналар классларга таралды, фән укытучылары белән шәхси сөйләшүләр оештырылды.
-
Финансовая грамотность 17.03.2016
14-22 марта 2016 г – Всероссийская неделя финансовой грамотности для детей и молодежи. Проект «Содействие повышению уровня финансовой грамотности населения и развитию финансового образования в Российской Федерации» реализуется Министерством финансов Российской Федерации совместно с Всемирным банком. Целью Проекта является повышение финансовой грамотности российских граждан, содействие формированию у населения разумного финансового поведения. В связи с этим, учащиеся 10 класса нашей школы под руководством учителя обществознания Зариповой З.Ф. приняли участие в он-лайн тестировании по финансовой грамотности. А для учеников 7 класса был проведен урок на тему «Откуда берутся деньги?» с использованием информаций сайта Вашифинансы.рф.
-
ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ 17.03.2016
Соңгы битен укыдык
Укый-яза беләбез.
Хәрефләр танырга,
6. Хәрефләр диңгезе
Тоелды барысы да.
Шәп укый алырлар,
Исемен белдек без.
Сузыкны җырладык
Җырламый һич кенә.
-
Китап докторы 17.03.2016
Китапханәченең эш планы буенча мәктәбебез китапханәчесе Шакирова Гөлсинә Хасимовна 2 нче сыйныф укучылары белән китапларны ремонтлау эшен алып барды.
-
"АК КАЛФАК" 11.03.2016
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә башлангыч сыйныфларында укучы кыз балалар арасында " Ак калфак" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә укучы кызларның җырга-биюгә, рәсемгә-тапкырлыкка осталыклары тикшерелде.
-
Китапханәгә сәяхәт 11.03.2016
Изгеләрдән изге бит ул
Китап, китапханәсе.
Үзенә тарта күңелне
Әллә китап, әллә журнал,
Әллә китапханәче.
Сыйныфның тәрбия планы нигезендә 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылар авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Китапханәче апалары аларны яңа китаплар, журналлар белән таныштырды, иң күп укыла торган китапларны барлады, китапларны ничек сакларга икәне турында файдалы мәгълүматлар бирде. Укучылар арасында иң күп китап укучыны да билгеләделәр.
-
Зарница-2016 09.03.2016
ЗАРНИЦА – это военно-спортивный праздник, который дает детям бурю эмоций в реализации индивидуальных навыков по начальной военной подготовке, наглядное представление имитации боевых действий, совершенствование военно-патриотической и спортивной работы в школе. В ходе игры школьники 7-10 классов делятся на команды и соревнуются в различных военно-прикладных видах спорта с игровыми элементами, учащиеся 11 классов помогают педагогическому составу в проведении мероприятия. С помощью игры мальчишки и девчонки получают возможность проявить себя, быть организованным коллективом, получить полезные навыки в принятии правильного решения в экстремальных ситуациях, уметь оказывать первую медицинскую помощь пострадавшему.
-
8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне 09.03.2016
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәбебезнең 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары тарафыннан искиткеч бәйрәм оештырылды. Җырга-моңга, шигырьгә-биюләргә күмелеп барган бәйрәмне оештыручы сыйныф җитәкчеләре Валиева Ландыш Әгләмзановнага, Фальванова Айгөл Фидаилевнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!