Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
| Телефон: | 88436222801 |
| E-Mail: | Timershik.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
| Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 33 воспитанника |
| У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Муса Җәлил истәлегенә багышланган очрашу. 14.02.2014

Ясле-бакча балалары һәм Тимершык мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлил истәлегенә багышланган очрашу уздырылды.Шагыйрьнең шигырьләре укылды. Әлеге очрашу Муса Җәлилнең әсәрләренә кызыксыну уяту,балаларда ватан пәрварлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
-
"Сәламәт бала-сәламәт гаиләдә" 10.02.2014

10 февраль көнне сәламәтлек темасына дәрәсләр үткәрелде. Максат- балаларны сәламәт булуның иң гади, әмма иң мөһим серләренә төшендерү.
-
чаңгы юллары 2014 08.02.2014

Чаңгы юллары 2014
-
Яңа балалар бакчасына күчендек 10.01.2014

Ура!!! Бүген күптән көтелгән яңа балалар бакчасы, мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пункты безгә үзенең ишекләрен ачты. Заманча җиһазланган бина барчабызга да бик ошады. Тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры һәм башка бик күп кунаклар катнашты. Балаларыбыз , үзебез исән-сау булып, илләр имин, көннәр тыныч булып, куанып эшләргә насыйп булсын!
Барча җитәкчеләребезгә, хөкүмәтебезгә, авылыбызга ясаган шундый олы бүләк өчен әти-әниләр, балалар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Котлыйбыз!!! 31.12.2013

Хөрмәтле коллегалар, балалар, әти-әниләр, туганнар, дуслар!!!
Барыгызны да Яңа 2014 ел белән тәбрик итәбез! Барчагызга да исәнлек, саулык, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иман байлыгы, шатлык, куанычлар телибез.
Илләребез имин. ризыкларыбыз мул. көн-төннәребез тыныч. эшләребез уңышлы булсын.
-
"Яңа ел килә" 28.12.2013

Бүген бакчабызда яңа елны каршылау - "Яңа ел килә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды . Бәйрәм бик күңелле үтте. Маскарад костюмнарына бәйге игълан ителгән иде. Балалар әти- әниләренең үз куллары белән эшләнгән киемнәрен киеп горурланып йөрделәр. Бәйрәм ахырында аларга махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
-
Ак ефәктән кыш килде 06.12.2013

Тәгәрәтеп пластилинны
Ясадык кар бабайлар
Ким түгелләр карныкыннан
Шаккаттылар апалар.
-
Иң-иң якты Кояшым! 29.11.2013

Кадерле әниләребезгә багышлап "Иң-иң якты Кояшым!" рәсем кокурсы үткәрдек. Берсеннән берсе матур әниләр рәсеме ясап.балаларыбыз әниләрен сөендерделәр.
Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда, йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
-
Балаларыбыз иманлы булып үссәләр иде 18.10.2013

Балалар янына кунакка авылыбызның имамы Исрафил абый килде. Корбан чалу тарихын тыңлау, үгет-нәсихәт ишетү балаларыбызга файдага булса иде. Балаларыбыз иманлы, күркәм, матур холыклы булып үссәләр без дә бик бәхетле булыр идек.
-
ата-аналар 01.10.2013

Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналар комитеты сайлап куелды. Районыбызның социаль хезмәткәре белән очрашу оештырылды.








