Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
Телефон: | 88436222801 |
E-Mail: | Timershik.ds.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 33 воспитанника |
У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60
-
Ак ефәктән кыш килде 06.12.2013
Тәгәрәтеп пластилинны
Ясадык кар бабайлар
Ким түгелләр карныкыннан
Шаккаттылар апалар.
-
Иң-иң якты Кояшым! 29.11.2013
Кадерле әниләребезгә багышлап "Иң-иң якты Кояшым!" рәсем кокурсы үткәрдек. Берсеннән берсе матур әниләр рәсеме ясап.балаларыбыз әниләрен сөендерделәр.
Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда, йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
-
Балаларыбыз иманлы булып үссәләр иде 18.10.2013
Балалар янына кунакка авылыбызның имамы Исрафил абый килде. Корбан чалу тарихын тыңлау, үгет-нәсихәт ишетү балаларыбызга файдага булса иде. Балаларыбыз иманлы, күркәм, матур холыклы булып үссәләр без дә бик бәхетле булыр идек.
-
ата-аналар 01.10.2013
Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналар комитеты сайлап куелды. Районыбызның социаль хезмәткәре белән очрашу оештырылды.
-
Сабантуй 01.06.2013
1 июнь-Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмебезгә бик күп әти-әниләр, әбиләр-бабайлар, кунак кыз һәм малайлар да килгәннәр. Бакчабыз балалары белән бергә алар да уеннарда катнаштылар, ярышларда көч сынаштылар. Алдагы көнне балалар апалары белән бирнә җыеп йөрделәр. Авыл халкы. әти-әниләр бәйрәмне үткәрү өчен бик күп күчтәнәч һәм бүләкләр бирделәр. Аларның барысына да бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәмнән бар да канәгать калды.
-
31.05.2013
30 май көнне мәктәпкә китүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында "Хуш, сөекле бакчабыз" дип исемләнгән кичә булып үтте. Без бу уку елында 11 баланы мәктәпкә озаттык. Балалар бакчасында үткән һәрбер көннәре, аларның күңелләрендә, балачакның матур бер онытылмас мизгеле булып исләрендә калса иде ! Без, аларның тәрбияче апалары, аларга уңышлар, бәхет, исәнлек телибез. Тәртипле һәм тыңлаулы булыгыз ! Балалар бакчасын онытмагыз ! Әти-әниләргә дә сабырлык һәм сәламәтлек юлдаш булсын !
-
25.05.2013
Бүген мәктәпне тәмамлаучы 7 бала - 1 кыз һәм 6 егет өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Аларны 11 сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән тәбриклибез. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, барысы да аттестат алып , тормышта үз юлларын табып, бәхетле һәм сау-сәламәт булуларын теләп калабыз. Ә аларга алмашка безнең балалар бакчасыннан 5 кыз һәм 6 малай барачак. Алар инде бүген үк мәктәпкә барырга әзер, алар да сынатмаслар дип уйлыйбыз һәм уңышлар телибез !!!
-
23.05.2013
Бүген мәктәпкә китүче 7 балабыз район күләмендә үткәрелгән "Олимпийский наш привет" бәйгесендә катнаштылар. Алар Саба сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясадылар.Рәхмәт сезгә, балалар! Киләчәктә шулай актив һәм сәламәт булыгыз!
-
Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә 18.05.2013
Бәхетле без бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
Бәхет кайда? Безнең өчен
Ул бары янда гына,
Әти-әниле булу
Зур бәхет була безгә!
-
Җиңү алып килде безгә яз! 09.05.2013
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
һәр һәйкәлдә күпме солдат каны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик!
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.