Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
Телефон: | 88436222801 |
E-Mail: | Timershik.ds.Saba@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 33 воспитанника |
У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60
-
Хөрмәтле өлкәннәребез 01.10.2014
Хөрмәтле өлкәннәребез!!! Барчагызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бүгенгедәй шат, гүзәл, кадерле һәм хөрмәтле булып, сау-сәламәт яшәгез!
-
Бәйрәм белән, ДУСЛАР!
27.09.2014
Хөрмәтле коллегалар, хезмәттәшләрем!
Сезнең барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Исән-имин булып, сау-сәламәт булып, күңел тынычлыклары, иман байлыгы белән яшәргә язсын.
Бакчабызда балалар күп
Зурлары, нәниләре,
Яннарында бөтерелә
Икенче әниләре.
Тәрбияче, тәрбияче,
Әй, гүзәл тәрбияче!
Ходай сиңа сәламәтлек
Түземлекләр бирсәче.
-
Бәйрәм белән 26.09.2014
Балалар һәм хезмәткәрләр катнашында һәнәри бәйрәмебезне билгеләп үттек. Хезмәткәрләребезне Саба муниципаль районы Хатын-кызлар Советы рәисе Галимуллина Д.М. тәбрикләде. Ул безгә исәнлек-саулык, сабырлык теләп үзенең матур җырларын бүләк итте.
-
Йөгерү 20.09.2014
20 сентябрь көнне Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан "Кросс" үткәрдек. Балалар арасында Хазиев Камил беренче булды.
-
Йөгерү 20.09.2014
Шулай ук балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кросста актив катнаштылар.
-
Тренировка 18.09.2014
18 сентябрь көнне "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы планы нигезендә, куркыныч янаган очракта балалар бакчасыннан балалар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча тренировкалы өйрәнүләр үткәрелде.
-
Хәтер көне. 21.06.2014
Калсын сугыш, төшләр булып
Өннәрдә кабатланмасын.
Бәхет белән типсен йөрәк
Утларда кабатланмасын.
-
Сабан туе-хезмәт туе! 31.05.2014
-
Чыгарылыш-2014! 30.05.2014
Буген балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе булып узды.Әлеге уку елын 8 бала тәмамлап, 1 нче сентябрьдән мәктәпкә тәүге адымнарын ясыйлар.Аларга исәнлек,бәхет телибез. Тырышып укырга, әти-әниләргә, апаларның йөзләренә кызыллык китермичә укуларын теләп калабыз.
-
Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел! 26.05.2014
Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!-дигән девиз астында балалар бакчасында тәрбия чарасы булып узды.Балалар үзләренең белемнәрен ныгыттылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп,төрле сорауларга җавап бирделәр.Районнан килгән кунаклар белән берлектә сорауларга җавап бирделәр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.