Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
“Биегрәк, ераграк, тизрәк” 18.06.2016
Бу көн “Биегрәк, ераграк, тизрәк” девизы астында үтте. Балалар бадминтон уенында катнаштылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Күңелле уеннар 17.06.2016
Бу көн спорт чараларына багышланды. Балалар дөрес сулау күнекмәләрен өйрәнделәр, спорт мәйданчыгында күңелле стартларда катнаштылар, туплы уеннар уйнадылар.
-
Иң тәмле, иң чиста сулы чишмә. 16.06.2016
16 нчы июнь көне “Кыңгырау” лагеренда Мишә елгасына койган чишмәләрне өйрәнүгә багышланды. Балалар “Саимә”, “Галим”, “Дөләш” чишмәләрендә булып, аларның суларын тикшерделәр. Иң тәмле, иң чиста сулы чишмәне билгеләделәр.
-
15.06.2016
Бүген 15 июнь көнне туган як үсемлекләре белән танышу өчен экскурсиягә бардык. Дару үләннәре җыйдык. Ял иттек.
Көннең икенче яртысында кызлар арасында "Иң күп бантик тагучы" конкурсы булып узды.
-
Театр көне 14.06.2016
Бүген Сабага Т.Миңнуллинның "Әйт әле, Күбәләк" дип исемләнгән спектаклен карарга бардык. Төшке аштан соң табигатькә экскурсиягә чыктык. "Иң матур букет" конкурсы үткәрдек.
-
13.06.2016
Бүген Мишә елгасында балык тоту ярышы үткәрелде. Иң беренче балыкны Хаертдинов Самат, иң зур балык тотучы Яруллин Инсаф булды. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
11.06.2016
Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Россия көненә чара үткәрелде.
-
Лагерьның 9 нчы көне 10.06.2016
Лагерьда тәрбияләнүче балалар район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Алар "Саба тәрәзәләре"ндә , "Саба таңнары" газетасы редакциясендә, Сәләтле балалар мәктәбендә, психологик үзәктә булдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
Яшел даруханә 09.06.2016
Буген лагерь көне дару үләннәре темасына багышланды. Балалар үзебезнең якларда үсүче дару үләннәре һәм аларны җыю тәртибе белән таныштылар, "Саймә" чишмәсенә бардылар.
Көннең икенче яртысында "Караоке - батл" уены уйнадылар.
-
Су көне 08.06.2016
Кояшлы июнь иртәсендә лагерьда тәрбияләнүче балалар Мишә елгасына балык тотарга барды, "Галим" чишмәсе буенда ял итте, чишмәне, аның тирә-ягын чистартты, тарихы белән танышты.
Көннең икенче яртысында экологик КВН үткәрелде, су көненә багышланган конкурслар үткәрелде.