Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:71 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Безне зарыгып көткән җирләр бар" 10.02.2017
Шекше төп мәктәбендә "Безне зарыгып көткән җирләр бар" чарасы үтте. Болгар дәүләте, Зөя шәһәр утравы турында укучылар чыгыш ясадылар, тарихи урыннарга виртуаль сәяхәт кылдылар. Тарих укытучысы Галимуллина Ч.Г. атналыкны ябык дип игълан итте.
-
Атналык дәвам итә 09.02.2017
Шекше төп мәктәбендә тарих атналыгы бик кызыклы үтә. Укучылар көн дәвамында кроссвордлар, филфордлар чиштеләр, тарихи сочинениеләр яздылар.
-
Автомат сүтеп җыю ярышы 09.02.2017
Патриотик айлык планы нигезендә бүген вакытка автомат сүтеп җыю ярышы үтте.
-
Наши успехи
08.02.2017
С целью развития читательского интереса, формирования культуры чтения детей, популяризации книг различного жанра и тематики, в январе 2017 года был проведен муниципальный конкурс творческих и проектных работ учащихся 1-6-х классов Сабинского муниципального района РТ. Наши учащиеся активно приняли участие и заняли призовые места:
Номинация «Лучший буклет/закладка» Зайнагиева Азалия, 1класс,рук. Гибадуллина Р.Х.
Номинация "Лучший буктрейлер" Мирзегалямова Ания, 3 класс, рук. Мирзегалямова Г.Б. Поздравляем!
-
Халык батырлыгы 08.02.2017
7 класс укучылары тарих укытучысы Галимуллина Ч.Г. җитәкчелегендә "Халык батырлыгы" исем астында проект эше башкардылар. Эш нәтиҗәсе стендка урнаштылды. Укучыларда халык батырлыгы зур кызыксыну уятты.
-
"Без бергә" 08.02.2017
Мәктәбебездә "Без бергә" фестиваль-конкурсының мәктәп туры үтте. Шигъри җанлы укучыларыбыз көч сынашып, 3 класс укучысы Гибадуллина Камилә 1 нче урынга лаек булды. Камиләгә район турында уңышлар телибез.
-
Класс сәгатьләрендә 06.02.2017
7 нче класс укучылары өчен патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Әфган-йөрәк ярасы" темасына класс сәгате үтте. Укучылар Совет гаскәрләренең Әфганстанда хәрби бурычларын үтәүләре турында сөйләшеп фикер алыштылар. Ахырдан илне саклау егетләрнең хәрби бурычы дигән фикергә килделәр. Шулай ук, 6 нчы класс укучылары мәктәп музеенда булып, тарихыбызны барладылар, экспонатлар карадылар.
-
Тарих атналыгы 06.02.2017
Тарих атналыгы кысаларында укытучы Галимуллина Ч.Г. "Без-Бөек Ватан сугышы елъязмаларында" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Укучылар көн дәвамында тарихи документлар, елъязмалар, орден-медальләр белән кызыксынып таныштылар, үзләрендә туган сорауларга җавап алдылар.
-
ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ для детей, подростков и их родителей 06.02.2017
8-800-2000-122 Звонить можно с любого телефона: мобильного или стационарного.
ПОМОЩЬ ПО ТЕЛЕФОНУ ДОВЕРИЯ ОКАЗЫВАЕТСЯ КРУГЛОСУТОЧНО, АНОНИМНО, КОНФИДЕЦИАЛЬНО И БЕСПЛАТНО!
-
Ата-аналар җыелышы 04.02.2017
9 класс укучыларының ата-аналары белән сайлап алу фәннәреннән сынау имтиханнары буенча җыелыш узды. Укытучылар имтихан нәтиҗәләре белән яңадан таныштырып, анализладылар. Ата-аналар борчыган сорауларга җавап алдылар, фикерләштеләр.