Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Класс җитәкчеләре семинары 28.11.2019
Тәрбия планы нигезендә, мәктәбебездә класс җитәкчеләре семинары: "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү максатыннан, һөнәри юнәлеш бирүдә мәктәпнең роле" темасы астында үтте. Килгән кунаклар тарафыннан, 2нче сыйныфта Ханнанова А.С үткәргән "Тату гаилә-ил терәге!" ачык тәрбия сәгате, тәрбия юнәлешләре буенча үткәрелгән мастер-класслар, әниләр көне уңаеннан үткәрелгән, "Ана-бөек исем!" концерт программасы, авыл һөнәрчеләре белән берлектә әзерләнгән күргәзмә югары бәяләнде.
-
Якташ язучы белән очрашу. 26.11.2019
Бүген мәктәбебездә Алисә Гөмәрова җитәкчелегендә, "Яшь журналистлар мәктәбе" түгәрәге үтте. Очрашуга безнең якташыбыз, язучы -Гөлсинә Галимуллина килде. Укучылар аңа кызыклы сораулар бирделәр, тормышы белән кызыксындылар. Г. Галимуллина, үз призына, укучылар арасында конкурс игълан итте.
-
"Ана-бөек исем!" 23.11.2019
Әниләр көне уңаеннан, мәктәбебездә "Ана-бөек исем!" темасы астында концерт программасы күрсәтелде. Барлык укучылар да әниләргә хөрмәт күрсәтеп, үзләренең җырларын, шигырьләрен, биюләрен тәкъдим иттеләр.
-
Әдәби марафон 20.11.2019
Дөньякүләм әдәбимарафонда мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучысы Зәйнәгыева Азалия катнашты.
-
Хокукый ярдәм көне 20.11.2019
Бүген мәктәбебездә, "Хокукый ярдәм көне" уңаеннан, участковый Хабибуллин Ф.Ф. белән очрашу оештырылды.
-
Казанга сәяхәт. 15.11.2019
"Һөнәрләр елы" уңаеннан, укучылар Казан шәһәренә сәяхәткә бардылар. Күп кенә яңа һөнәрләр белән танышып кайттылар.
-
Всероссийская неделя сбережения 12.11.2019
На этой недели проводившиеся мероприятия"Неделя сбережения", способствовали повышению мотивации обучающихся к стремлению быть более осведомленными в вопросах разнообразия мира финансовых услуг, совместная работа вместе с родителями повысила большой интерес перспективу к дальнейшей коллективной работе.
-
Әти-әнием һөнәре 02.11.2019
Каникул көннәрен файдалы итеп үткәрү максатыннан, укучыларыбыз әти-әниләренең эш урыннарында булдылар. Һөнәр ияләре, аларның эшләре белән таныштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2019
Мәктәбебезгэ, чираттагы ата -аналар жыелышына, районның психологик үзәге психологы Бережная Илсияр Ирековна килде. Ул ата -аналар белән тыгыз әңгәмә алып барды. Аның чыгышы бик үтемле, файдалы булды. Шулай ук жыелышта Сәрдә авылы фельдшеры Мубаракова Гөлнур "Гриппка каршы прививка, ОРВ ны кисәтү. Беренче ярдәм күрсәтү"дигән темаларга чыгыш ясады.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен, законнарны беләсеңме? 28.10.2019
Юл йөру кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, класс сәгатенә районның ГИБДД хезмәткәре Ягафарова Г. Н., балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Исхакова А.Р балалар бн әңгәмә үткәрделәр, белергә тиешле законнарны искә төшерделәр.