Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Кышкы лагерьның 4 нче көне 28.12.2019
Лагерьда бүген яңа елның, тычкан елына туры килгәненә зур игътибар бирелде. Укучылар тычкан киемнәре киеп биеделәр, күн тукымадан "тычкан" брелогы ясадылар. Тычканнар, күселәр турында күп мәгълүмат таптылар. Саф һавада "Песи - тычкан" уены уйнадылар. Бүгенге көн бик күңелле булды.
-
Кышкы лагерьның 3 нче көне
27.12.2019
Бүген укучылар күп төрле һөнәрләргә өйрәнделәр: кулланган савытлардан кошларга җимлекләр ясадылар, "Кыш бабай остаханәсе"ндә матур кар бөртекләре ясадылар. "Кышкы могҗиза" дигән газета чыгардылар. Гомумән, көн бик файдалы үтте.
-
Кышкы лагерьның 2 нче көне
26.12.2019
Лагерьга йөрүче укучылар бүген, Лесхоз дендралогия бакчасына сәяхәткә бардылар. Шулай ук урман музеенда булдылар. Сәяхәт укучыларга бик ошады, истә калырлык булды.
-
Кышкы лагерьның 1 нче көне 25.12.2019
Мәктәптә бүген "Кыңгырау" кышкы ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Укучылар командага "Телепузиклар" исеме алдылар. "Тылсымлы кыңгырау яки Кыш бабай бүләге" темасы астында төрле кул эшләре, рәсемнәр ясадылар. Тау битеннән чана шудылар.
-
Кардан фигуралар 25.12.2019
Быел кар аз булса да, әти-әниләр ярдәме белән "Кар бабайлар парады" ясалды, һәм район буенча мәктәбебез кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Молодцы!
-
"Коррупциягә-юк!" 09.12.2019
3-9 декабрь аралыгында "Коррупциягә-юк!" акциясе үтте. Шул уңайдан, 1-9 классларда ачык тәрбия дәресләре үткәрелде, буклетлар таратылды, плакатлар эшләнде. Укучыларга коррупциянең начар гамәл икәне аңлатылды.
-
"Инвалидлар ункөнлеге" 07.12.2019
"Инвалидлар ункөнлеге" акциясе кысаларында, мәктәбебездә күп төрле чаралар оештырылды. 6нчы сыйныф укучылары классташларын үз куллары белән ясаган бүләк белән сөендерсә, 9нчы сыйныф укучылары өйдә белем алучы классташларын оригиналь бүләк биреп шатландырды.
-
"Инвалидлар ункөнлеге" 04.12.2019
Буген 6 нчы сыйныф кызлары, авылдашлары Нәзирова Гөлүсә апалары белән якыннан танышырга, хәлен белергә бардылар. Кызлар җырлар җырлап, өйрәнгән шигырьләрен сөйләп аның күңелен күтәрделәр. Гөлүсә апалары, узенең яхшы хәтере белән укучыларны шаккаттырды, барысының да туган көннәрен яттан әйтеп бирде.
-
шашка турниры 03.12.2019
3 нче декабрь көнне "Сәләтле балалар мәктәбе"ндә шашка уеннары оештырылды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән 1 сыйныф укучылары Идиятова Нәзилә, Фатхуллин Илдан катнашты. Үз иптәшләре арасында Нәзилә 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
1 декабрь- спидка каршы көрәш көне 30.11.2019
Мәктәбебездә "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе үткәрелде. Авыл фельдшеры Гатиятова Г.Ә. укучыларга лекция укыды. Башлангыч сыйныфлар флешмоб оештырды.