Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Йомры икмәк маҗаралары" 05.04.2021
Йомры икмәк ни өчен юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә була соң?Аңа кемнәр булыша? Балалар кызыклы әкият куйдылар.Кечкенәләр һәм Ягфарова Гүзәл Назиф кызы бик яратып әкият карадылар.
-
"Эковесна2021" 05.04.2021
Бүгене әңгәмәбезнең темасы күчмә кошлар турында булды.Кунак булып йокыдан уянып аю килде.Шулай ук озын колак куян, хәйләкәр төлке кошларның җылы яктан кайтуларын көтүләрен сөйләделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләре�н өйрәнү 05.04.2021
Балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны куллана белүне тәрбияләү.
-
Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта. 02.04.2021
Безнең халыкта сыерчыклар турында сынамышлар бар.
- Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.
- Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.
- Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.Бездә балалар белән менә шундый матур сыерчык оялары ясап куйдык.
-
Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елы 02.04.2021
Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңанан бакчадагы "Туган җирем Татарстан" почмаклары тулыандырылды.Туган ягым-Татарстан почмагында мили киемнәр, милли бизәкләрне тагы да яхшырак үзләштерү өчен күп кенә дидактик уеннар булдырдык. Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүчекөчле чараларның берсе. “Рәсемнәрне төзе”, “Киемнәрне бизә”, “Парын тап”, “Бертөсле рәсемнәрне тап” дигән дидактик уеннарны балалар бигрәк тә яратып уйныйлар.
-
Светофор 01.04.2021
Бүген без балалар белән тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт иттек.Балалар фантазияләрен кулланып светофор кисеп ябыштырдылар.
-
1 апрель – Халыкара кошлар көне "Эковесна2021" 01.04.2021
Яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Зурлар төркеменә йөрүче Гатиятова Зәйнәп һәм Раянга, аларның әтләренә рәхмәт белдерәбез.
-
Саф һавада уеннар. 31.03.2021
Тыштагы җылы кояш битләрне иркәли.Күңелледә, рәхәттә балачак.Күпме генә уйнасаңда,уйнап туймас чак. Балачак гомернең иң гүзәл, иң матур, әти-әни канаты астында рәхәтләнеп яши торган чак.
-
Кечкенәләр төркемендә "Светофор" рәсеме ясау. 29.03.2021
Светофор белән таныштыру, төп төслэр турында белемнәрен ныгыту.
Юл йөру кагыйдәләрен өйрәнүгэ кызыксыну уяту.
-
Янгын сүндерүче машина 26.03.2021
Бүген балалар белән янгын сүндерүче машина кисеп ябыштырдык.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.