Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Балаларыбызның конкурска ясаган эшләре. 23.12.2021 "Мин юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим" дип аталган район күләмендә уздырылган конкурста Гатиятов Раян "Чыршыга уенчык" номинациясендә катнашты.
-
" Чыршы әйләнәсендә " 16.12.2021
Чыршы әйләнәсендә
Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
Кыш бабай килгәч, булачак
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләк тә!
Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!
Рәхмәт сиңа да, иске ел!
Матур ел булдың бит син.
Синнән алган бәхет-шатлык
Гомер буена җитсен!
Роберт Миңнуллин шигыре.
-
" Бизәлгән чыршылар" 16.12.2021
Бүген балалар белән чыршылар әвәләп ясадык.Аларга матур шарлар элдек, матур теләкләр теләдек.
-
" Чыршыкай" 16.12.2021
Чыршы - чыршы без сине , сагынып көттек ел буе .
Син тагын да матурырак , бизәлгәнсен бу юлы,
Энҗе карлар явып үткән , синең ылысларыңа ,
Күп бүләкләр китергәнсең, без нәни дусларыңа. -
" Тәрәзәдә бизәкләр" 14.12.2021
Балалар белән яңа елны көтеп алдык.Матур итеп рәсемнәр ясадык,кулларыбыз белән могҗизалар тудырдык.
-
" Кар бөртекләре" 09.12.2021
Салкын, саф һава (Ә.Бикчәнтәева)
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
-
"Боз ничек барлыкка килә?" 06.12.2021
Балалар бакчасында балалар тормышын уенын, эшчәнлеген төрләндерү максатыннан тәрбиячегә ниләр генә эшләргә туры килми. Иң күңеллесе, иң кызыксындырганы , әлбәттә, тәҗрибәләр ясап караудыр. Иң кече яшьтән үк сабыйларны тикшерергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү максатыннан, алар белән экспериментлар үткәрү күздә тотыла һәм бу бик оста башкарыла да.Бүген без балалар белән бозның барлыкка килүе белән таныштык.
-
"Кышкы урман" 03.12.2021
Кышкы урманның матурлыгын күрә белергә һәм ясарга өйрәндек.
-
" Кар бабайлар" 30.11.2021
-
"Кар бабай ясап куйдык" 30.11.2021
Кар бабай
Гәрәй Рәхим
Мин ясаган кар бабайга
Бөтен урам сөенә.
Чөнки ул чын кеше кебек
Сөйләшә, җырлый белә.
Я кинәт көлеп җибәрә,
Скрипка сыздыра;
Я ул сандугач шикелле
Чут та чут сайрап тора.
Матур итеп шигырь укый,
Мәзәк сөйләп көлдерә,
Хәтта һава торышын да,
Бер көн алдан белдерә!
Бу кар бабайны ясавы
Кыен булмады һич тә:
Нәни транзисторымны
Куеп калдырдым эчкә!