Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"День пчёлки" 20.05.2021 Летом пчелкам целый день Собирать нектар не лень. Отнесут его потом. В улей-свой чудесный дом. Над цветком пчела жужжит И нектар собрать спешит. Весь нектар, что соберет, Превращает пчелка в мед.
-
"Ураза Гаете мөбәрәк булсын!" 13.05.2021
Бәйрәм беләнчын күңелдән котлыйбыз! Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, көннәребез якты булсын!
- "Җиңү көне белән!" 09.05.2021 Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр! Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 76 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел… Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
-
Акция "Зеленый подоконник" 03.05.2021
Бакчабызга йөрүче балалар тәрәзә төбендә помидор,кыяр, борыч һәм берсеннән берсе матур гөлләр үстерәләр.Хаертдинов Булат бик теләп әнисенә булыша.
-
"Су анасы янында кунакта" 27.04.2021 Бүген балаларыбыз белән бергәләп, Шекше мәдәният йортына бардык. "Су анасы" янында кунакта булып кайттык.
-
"Бөек Тукаебызга 135!" 26.04.2021
"Бөек Тукайга"
Әсәрләрең кат-кат укып
Сокланам мин сиңа, Тукай.
Гомер бакый яшь калсаң да,
Талантны мул биргән Ходай.
Тирән акыл, затлы зиһен,
Төпле фикер һәм зирәклек.
Синдәй яп-яшь аксакаллар
Бу дөньяда бик сирәктер.
Һичбер кайчан булмагансың
Әти кеше, тәрбияче…
Каян килгән бу осталык?
Каян таныш тәрбия эше?
Йөз ел элек ничек белдең
Без — татарның ни күрәсен?
Иман, әдәп, әхлак, телнең
Какшатасын кыйбласын?
Сораулар күп, җаваплар юк,
Хак Тәгалә үзе беләдер…
Ә, бәлки, син, бөек Тукай,
Телебезне саклар өчен
Иңдерелгән Пәйгамбәрдер?!
Авторы: Әлфия НИЗАМОВА
-
Габдулла Тукай көненә нәниләребезнең ясаган кул эшләре. 26.04.2021
Шекше "Акчарлак" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның Габдулла Тукай иҗатына багышланган кул әшләре күргәзмәсе.
-
Акция " Агачлар утыртабыз" 26.04.2021
22 апрель — Халыкара җир көне!
Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын…
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә…
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме.Җир көне — яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәр кеше табигатькә игътибарлырак булырга тиеш. Җир көнен җирне сакларга әзер булган барлык илләр дә үткәрә.Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Бездә балалар белән үз өлешебезне керттек.Чыршы агачы утыртык. Бергәләп үскәнен көтәрбез! -
"Без -Тукай оныклары" 26.04.2021 Бөек шагыйребез-Габдулла Тукай әкияләренә лепбук аша сәяхәт.
-
"Туган көнең белән котлыйбыз!" 25.04.2021 Бүген бакчабызга йөрүче Сафин Ранильнең матур бәйрәме-туган көне. Ранильне чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз!