Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Газизова Алиса Фанилевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Наши успехи!" 30.12.2021 С детьми подготовительной группы участвовали в интелектуальном конкурсе Росток.

-
" Кыш бабай белән бергә!" 28.12.2021

Яңа ел бәйрәменең иң истә калган мизгелләрен балалар бик теләп ясадылар.Кыш бабай белән Кар кызын киләсе елгада көтеп калабыз!
-
" Яңа ел могҗизасы" 25.12.2021

Быел яңа ел тамашасына кунак булып төлке,куян,үгез,аю һәм быелгы елның хуҗасы юлбарыс килде.Кыш бабай белән кар кызын балалар белән бергә чакырып биеделәр,җырладылар.
-
" Яңа ел могҗизасы" 25.12.2021

Туган ил түренә
Энҗе Мөэминова
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә! -
Балаларыбызның конкурска ясаган эшләре. 25.12.2021

"Мин юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим" дип аталган район күләмендә уздырылган конкурста Фаваризов Раяз "Ягымлы светофор"номинациясендә катнашты.
-
Балаларыбызның конкурска ясаган эшләре. 24.12.2021

"Мин юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим" дип аталган район күләмендә уздырылган конкурста Хузин Ильяс "Чыршыга уенчык" номинациясендә катнашты.
-
Балаларыбызның конкурска ясаган эшләре. 24.12.2021

"Мин юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим" дип аталган район күләмендә уздырылган конкурста Ильхам һәм Ислам Мирзагалямовлар "Кыш бабайга бүләк"номинациясендә катнашты.
-
Балаларыбызның конкурска ясаган эшләре. 23.12.2021 "Мин юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим" дип аталган район күләмендә уздырылган конкурста Гатиятов Раян "Чыршыга уенчык" номинациясендә катнашты.

-
" Чыршы әйләнәсендә " 16.12.2021

Чыршы әйләнәсендә
Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә-тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
Кыш бабай килгәч, булачак
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләк тә!
Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!
Рәхмәт сиңа да, иске ел!
Матур ел булдың бит син.
Синнән алган бәхет-шатлык
Гомер буена җитсен!
Роберт Миңнуллин шигыре.
-
" Бизәлгән чыршылар" 16.12.2021

Бүген балалар белән чыршылар әвәләп ясадык.Аларга матур шарлар элдек, матур теләкләр теләдек.



