Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
E-Mail: | satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 24 |
Новости
Соңгы кыңгырау
Опубликовано: 23.05.2023Бүген мәктәбебезнең чыгарылыш 11нче һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Хөрмәтле укучылар! Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Кулларыгызга аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган классташларыгыз, сезгә белем биргән укытучыларыгыздан аерылу җиңел түгел. Хәзер сезнең алда зур сынау - имтиханнар тапшыру. Сүз дә юк, сезнең аттестатка төп билгеләрне тормыш куячак. Әлбәттә, барыр юлыгызда сезгә мәктәптә алган белемнәрегез, игелеккә өйрәткән әхлак дәресләре ярдәм итәчәк. Киләчәктә сез, кем булсагыз да, районыгызны,авылыгызны, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Сез - безнең киләчәгебез. Зур тормыш юлында очраган сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын. Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телибез. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
К списку новостей