Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
E-Mail: | satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 24 |
Новости
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерының 7нче көне
Опубликовано: 04.11.2022Көзге "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеры тәмам. Лагерьчылар бүген Халыклар бердәмлеге көненә багышланган төрле бәйрәм чараларында катнаштылар. Бәйрәм барышында укучылар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук балалар өчен 3 станциядан торучы бәйрәм квесты да оештырылды. Монда алар үзләренең туган илләре - Россия буенча белемнәрен тәкъдим иттеләр.
Укучылар, сез шушы 7 көн буена үзегездә күп көч,энергия,сәләт тупладыгыз,сәламәтлегегезне ныгыттыгыз, каникулыгызны файдалы үткәрдегез. Тагын 2 көннән сез янәдән парта артына утырачаксыз. Сезгә укуыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез. Әти-әниләрегезнең игелекле уллары һәм кызлары булып үсегез. Һәрчак шундый актив булыгыз, тормыштан ямь табып яшәгез.
К списку новостей