Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
E-Mail: | satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 24 |
Новости
“Без пионер чакларда” очрашу кичәсе
Опубликовано: 01.05.2022Без пионер чакларда…
Бүгенгедәй әле хәтеремдә
Пионерга кергән көннәрем.
Кызыл байрак янына басып
Тантаналы вәгъдә биргәнем.
Ә аннан соң апа, абыйлар
Бәйләделәр кызыл галстук.
Ә күкрәгемдә янып тора минем
Ленин бабай рәсемле значок.
Шатланамын, башым күккә тиде,
Мин бүгеннән Ильич оныгы.
Сынатмамын һич тә, мин булырмын
Һәрвакытта, - дидем алдынгы.
Пионерда кайнап, белми калдым
Комсомолга килеп кергәнем.
Биргән вәгъдәмә тугры калып,
Олы юлга чыгып киткәнмен.
Ә пионер миңа бик тә якын
Гел дә янәшәмнән атлады.
Чөнки минем хезмәт юлым да бит
Пионерлар белән башланды.
Күпме сулар аккан, еллар узган,
Ә ул еллар миңа бик якын.
Әгәр мөмкин булса кире кайтып,
Бәйләр идем кабат пионер галстугын.
Флера Шәйхуллина, апрель, 2022 ел.
Пионериягә 100 ел тулу уңаеннан мәктәптә төрледән-төрле конкурслар, кичәләр үткәрү дәвам итә. Бүген “Без пионер чакларда” дигән исем астында, төрле чорларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр белән очрашу булып узды. Алар үзләренең ничек итеп октябрят, пионер, комсомол булулары һәм пионервожатый булып эшләгән чорлары турында ялкынланып сөйләделәр. Чара барышында укучыларның дружина байрагын алып керү мизгеле аеруча истә калырлык булды. Бәйрәмдә күп кенә элеккеге пионер җырлары җырланды. Бу очрашу килгән кунакларда да, балаларда да якты истәлек һәм хәтирәләр калдырды.
К списку новостей