Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
E-Mail: | satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 6нчы көне 06.11.2021
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 6нчы көне - Татарстан Республикасы конституциясе кабул ителүгә багышланды. Укучылар эчтәлекле,матур стена газеталары чыгардылар, "Эрудит" интеллектуаль уенында,биология фәне буенча викторинада катнаштылар. Шулай ук "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" икәнен онытмыйча, төрле хәрәкәтле спорт уеннарында уйнадылар.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 5нче көне 05.11.2021
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 5нче көне дә матур гына үтеп китте. Бүген лагерьга йөрүчеләр Мәрданов А.М.ның "Умартачылыкта оста куллар" түгәрәгенә кереп,үзләренә тагын бер кирәкле һөнәр - такта кисәгенә рәсем төшереп,эзне көйдереп,искиткеч матур медальоннар ясарга өйрәнделәр. Моннан тыш,тәрбиячеләр ярдәме белән, якынлашып килүче Әниләр көненә карата кәгазьдән чәчәкле вазалар ясадылар. "Своя игра по загадкам" табышмаклар кичәсендә дә үзләрен тапкырлыкта сынадылар. Көннең һәр минуты файдалы шөгыль белән мәшгуль булып үтте.
-
Сбор "Дуслыкта-көч!" 05.11.2021
Бүген мәктәбебезнең 5-7нче сыйныф укучылары белән "Дуслыкта-көч!" исеме астында сбор үтте.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4нче көне 04.11.2021
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 4нче көн - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Укучылар берсеннән-берсе матур плакатлар ясадылар, "Иң яхшы җырчы","Иң яхшы биюче" конкурсларында иҗатка сәләтләрен күрсәттеләр, "Своя игра" интеллектуаль уенында үзләрен тапкырлыкта сынадылар.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 3нче көне 03.11.2021
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 3нче көне дә күңелле генә үтеп китте. Бүген укучылар ике отряд арасында барган мавыктыргыч "Яшь рәссамнар" квестында катнаштылар, Сатыш авылының яңа ачылган мәдәният йортына сәяхәт кылдылар һәм анда оештырылган чараларда да актив катнаштылар, шулай ук "Основы моделирования и дизайна" түгәрәгенә кереп, дизайн серләренә төшенделәр. Әлбәттә инде сәламәт яшәү рәвешен үтәү максатыннан,төрле хәрәкәтле уеннарда да үзләрен тизлектә,җитезлектә сынадылар.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 2нче көне 02.11.2021
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 2нче көне дә гөрләп узып китте. Бүген укучылар Сатыш авылының һәйкәл-обелискына барып, арабыздан вакытсыз киткән сугыш каһарманнарын искә алдылар,территорияны җыештырдылар, "Калейдоскоп творчества"түгәрәгенә кереп, Гильманова А.Н. белән берлектә, берсеннән-берсе матур открыткалар ясадылар, "Күңелле стартлар" спорт уенында катнаштылар, "Хореография" дәрестән тыш шөгылендә бию серләренә төшенделәр. Кыскача әйткәндә,күңелсезләнеп утырырга әз генә дә вакытлары юк безнең "Кояшкай"га йөрүчеләрнең.
-
Мәктәбебез укучылары һәйкәл-обелискны җыештырдылар, сугыш каһарманнарын искә алдылар 02.11.2021
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Арабыздан вакытсыз киткән Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 1нче көне 01.11.2021
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 1нче көне бик күңелле узды. Укучылар Сатыш авылы буйлап сәяхәткә бардылар,"Әкиятләр иленә сәяхәт" әдәби викторинасында көч сынаштылар, рәсем конкурсында катнаштылар, спорт уеннарында осталыкларын күрсәттеләр.
-
Всероссийский Урок Астрономии 25.10.2021
Сегодня в школе прошел Всероссийский Урок Астрономии. Урок провел Рахимов Р.М.
-
А.С.Пушкин әсәрләре буенча иллюстрацияләр бәйгесе 21.10.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2 нче класс укучылары, А.С.Пушкин әсәрләре буенча төрле иллюстрацияләр ясадылар. Һәркем үз эше белән таныштырып чыгыш ясады.