Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
1 нче сыйныфта “ Кызыклы инглиз теле” түгәрәге
22.12.2012
1 нче сыйныфта “ Кызыклы инглиз теле” түгәрәгендә ( укытучы Шарифуллина Р.Р.) балалар әти-әниләренә үзләренең инглиз телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Укучылар инглиз телендә җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Дәрес укучыларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.
-
“Ишекне яңа ел шакый” дигән проект эше 22.12.2012

2нче сыйныфта Шакирова А.Х. үткәргән “Мин эзләнүче” проект эшчәнлеге буенча ачык шөгыльдә укучылар “Ишекне яңа ел шакый” дигән проект эше өстендә эшләделәр. Алар үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар таптылар, җырлар өйрәнделәр, шигырьләр укыдылар, уеннар уйнадылар.
-
“ Чыныгу-файдалы, кирәк гамәл” темасына чара
22.12.2012
1 нче сыйныфта Юмаева Г.М. спорт- сәламәтләндерү юнәлеше буенча “ Чыныгу-файдалы, кирәк гамәл” темасына чара үткәрде. Укучылар башта гимнастик күнегүләр ясадылар, “Универсиада-2013” темасы буенча белемнәрен баеттылар. Ә соңыннан үзләрен җитезлектә, татулыкта сынадылар.
-
“ Ачык ишекләр көне”
22.12.2012
22 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти –әниләре өчен “ Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Әти әниләр дәрестән соң эшчәнлек буенча ачык шөгыльләр карадылар. Алар күрсәтелгән чараларны ошаттылар, балаларының бик күп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүләрен күреп сөенделәр.
-
“Мин –пассажир, мин- җәяүле” 22.12.2012

2 нче сыйныфта Дәүләтова Г.Г. “Мин –пассажир, мин- җәяүле” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча “ Светофорда кунакта” темасына шөгыль күрсәтте. Дәрестә укучылар бик актив булдылар. Алар кызыксынып юл билгеләре буенча кроссворд чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар, мультфильм карадылар. Ә дәрес ахырында, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып, әниләрен сөендерделәр.
-
“ Яңа ел бәйрәме ”темасына ачык чара 22.12.2012

3 нче сыйныфта Габдрахманова Ә.Н. “ Мин-эзләнүче” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча ( прект эшчәнлеге) “ Яңа ел бәйрәме ”темасына ачык чара үткәрде. Дәрес Кыш бабайдан килгән посылканы карау белән башланып китте һәм укучылар “ Яңа ел бәйрәме ” проекты буенча туплаган белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес матур җырлар җырлау, оригами буенча кар бөртекләре ясарга өйрәнү, Яңа ел бәйрәме турында мультфильм карау белән үрелеп барды.
-
“ Яшь математик” түгәрәгендә ” Уку да ул, уен да – математика” темасына шөгыль 22.12.2012

3 класста Солтанова Р.Ф. “ Яшь математик” түгәрәгендә ” Уку да ул, уен да – математика” темасына шөгыль күрсәтте. Укучылар түгәрәктә логик фикерләүне үстерү өчен кызыклы биремнәр эшләделәр, “Колумб йомыркасы”уены буенча җәнлек фигуралары төзеделәр, ребуслар чишәргә өйрәнделәр. Соңыннан үзләре дә бер –берләренә төрле кызыклы ребуслар ясап тәкъдим иттеләр.
-
Күңелләрдә калыр мизгелләр. 21.12.2012

21нче декабрь көнне “Тамчы-шоу”да уңышлы чыгыш ясаган 3 укучы һәм 1нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча җиңүче 6 нчы ,7 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Р.И. һәм Мөхәмәтханова Г.М. җитәкчелегендә Казанга сәяхәткә бардылар.
-
"Белем - шоу"да 18.12.2012

Укытучы Мөхәмәтханова Г.М. 11 нче сыйныфта "Яхшы милли телле - милләт, милли тел - милләт җаны, изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр" дигән темага татар теленнән ачык дәрес үткәрде.
-
"Аралашу - күркәм сыйфат" 13.12.2012

Бүген 10 нчы сыйныфта "Аралашу - күркәм сыйфат" дигән темага тәрбия сәгате үтте.









