• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А
Телефон: +7(843)-622-44-98
E-Mail: Saba.Roo@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Шакиров Ильфат Фоатович

Новости РОО

“Уңышка юл” программасы буенча укулар

Опубликовано: 08.11.2012

Шушы көннәрдә Саба гимназиясе базасында "Уңышка юл” исемле ата-аналар өчен гомуми белем кысасында наркотикларга каршы 3 көнлек укыту - өйрәнү семинары үтте. Бу семинарда район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре катнашты. Семинарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ю.В. Пухова, психология фәннәре кандидаты, "Уңышка юл” программасы авторы И.Г. Вахрушева үткәрделәр. Профилактик эшне башкарганда иң элек бала һәм педагог, шулай ук аның ата-анасы белән ышанычлы элемтә урнаштыру мөһим. Бу хакта семинарда да сөйләнде. Балаларны тормыштан ямь табарга, үзенең һәм башкаларның уңышларына шатланырга өйрәтергә кирәк. Әлеге программа төрле яшьләрдәге балалар төркемнәренә исәпләнгән. Ул үзенә лекцияләр, әңгәмәләр генә түгел, ә бик күп төрле чараларны да колачлый: консультацияләр, ток-шоу, төркемнәрдә төрле чаралар, эшлекле уен һәм башка чаралар. "Ин-концепт” психологик-педагогик үзәк белгечләре Н.К. Тутышкин, О.И.Мантонина, Л.Ф. Блинова семинарда катнашучылар белән гамәли дәресләр үткәрделәр. Бу семинарда балалар белән эшләүнең төрле форма һәм методлары күрсәтелде, ата-аналар белән эшнең бик күп методик формалары тәкъдим ителде. Педагоглар барлыкка килгән проблемаларны дөрес ачыклау, аларны чишүне һәм бу юнәлештә эшне яхшы оештыру юлларына өйрәнделәр. Семинарда катнашучылар фикер алышуларда катнашып, үзләренең яңа идеяләре һәм уй-фикер, теләкләре белән дә уртаклаштылар.



К списку новостей