Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Сабинская детская школа искусств имени Хуснуллы и Аллагияр Валиуллиных"
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Закира Юсупова,32 |
| Телефон: | +7(843)-622-38-90 |
| E-Mail: | Dshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Газизов Алмаз Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 505 |
| У нас учат: | 27 |
Новости ОУ
Кыш бабай патшалыгына сәяхәт.
Опубликовано: 30.12.2013Ява карлар,яңа карлар-
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын,ап-ак булсын
Тормышның көннәре.
Кыш бабай ,Кар кызын
Каршы алыйк бергә,
Шушы сихри көндә
Бәхет телик сезгә!
Кышның сихри,пакъ,матур чагы,балалар күңелендә өмет чаткылары,Кыш бабай бүләкләре. Укучыларның өметен чынга ашырып, 29нчы декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе “Кыш бабай патшалыгына сәяхәт” кылды,җыр җырлап юлга кузгалды.
Пиратларның, бал кортларының,куяннарның чыгышларын карап , ярдәмнәрен тоеп,юлда очраган каршылыкларны җиңү берни тормады.Тәртип бозучының табышмакларына җавап биреп, балалар Кыш бабайның бияләен эзләп таптылар,Кар кызының кая яшерелгәнен белделәр.
Көтелгән кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызының килүе бәйрәмгә ямь өстәде, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.Һәр бала Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәтеп калырга ашыкты. Ә Кыш бабай,үз чиратында,үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен балаларга өләште, сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның бәйрәм концертын карап үтте. Яңа 2014нче ел килгәч, Кыш бабай үзенең вазыйфаларын тулысынча аңа тапшырды,китәргә ашыкты.Яңа елны озата килгән инопланетяннар чыгышы балалар күңеленә хуш килде. Төрле әкият геройлары образы тудырган,маскарад костюмнары кигән укучыларга махсус бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең икенче өлешеннән бер бала да читтә калмады. Укучылар бик теләп төрле конкурс,ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән төрле биюләрдән соң өйләренә таралды.
Яңа ел котлы булсын! Бәхетләр елы булсын!
К списку новостей














