Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
Уттан саклан! 01.02.2013

Бүген бакчабызда янгын очрагында эвакуация буенча тренировка булды. Балалар запас эвакуация ишегеннән, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчеләре ярдәмендә, тиз арада киенеп урамга чыктылар. Бакча тирәсеннән тыныч булган урынга урнашып, тәрбиячеләр бала саны буенча мөдир каршында исәп тоттылар.
-
Кагыйдәләр кабат искә төшерелде 31.01.2013

Бүген бакча хезмәткәрләре өчен пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Анда ут сүндерү җайланмалары белән эш итү, янгынга каршы сигнализация эшли башлаганда ни эшләргә, эвакуация, мондый ситуация вакытында нәрсә эшләргә турында әңгәмә оештырылды.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре. 28.01.2013

28 нче январьдан 1 нче февральгә кадәр бакчабызда тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау атналыгы үтте. Атналыкта балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру, экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту, югалып калмау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту буенча эш алып барылды.
-
"Кышкы спорт күңел ачулары" 21.01.2013

Биек булып, ап-ак булып,
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.
Шундый якты, шундый нурлы -
Бөтен дөнья ак кына...
Ап - ак була белә шулай
Безнең туган як кына.
-
Цирк атналыгы тәмам 18.01.2013

-
"Чисталык - сәламәтлек нигезе" 16.01.2013

Су буенда, ком өстендә
Уйныйбыз төрле уен.
Уйнап туйгач, чүп-чарлардан
Чистартабыз яр буен.
Дулкыннар да чүпне судан
Күтәреп ярга ата.
Димәк, алар да, безнең күк,
Чисталыкны ярата.
-
"Циркка сәяхәт"
14.01.2013
Фокусчы фокус күрсәтә,
Карап тора бар кеше.
Ышанмастай эшләрне ул
Ышандырырлык эшли:
Юк нәрсәне бар итә ул,
Салкын суны ут итә.
Таяк белән бер селтәнсә,
Күгәрчен очып китә.
Авызыннан ут бөрки ул,
Аҗдаһа дип белерсең.
"Мин хәйләли белмим, - ди ул, -
Күрсәтәм, - ди , - дөресен..."
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт !" 09.01.2013

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк -
Безнең иң якын дуслар.
-
Бәйрәмнәр күңелле узды. 30.12.2012

Менә тагын бәйрәм килде
"Бәләкәч" бакчасына,
Сокланып карап туймаслык
Яңа ел чыршысына.
-
Бакчабызда әкият иле 30.12.2012

Урамнардагы җемелдәп янган төрле-төрле утлар, бизәлгән чыршылар, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары сыннары – болар һәммәсе дә күңелдә кабатланмас Яңа ел рухын тудыра. Быел да без бакчабызда тырышып, кар сыннары ясадык. Тырышлыгыбыз юкка түгел, безнең бакча менә ике ел рәттән инде кар сыннары ясау буенча беренче урынны яулады. Бакчага килеп керү белән үзеңне әкият илендә кебек хис итәсең. 2013 елда республикабызда үтәчәк зур вакыйга –универсиадага багышланган сыннарны да күрергә мөмкин. Сыннар үзләренең матурлыгы һәм бизәлешләре белән җәлеп итеп торалар. Бу сыннар балаларның күңелләренә матурлык һәм соклану хисләре уяттылар.








