Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Су һәм аның үзенчәлекләре 13.03.2013

Тамчы тама кыектан,
Турылап та кыеклап.
Тамчы тама тып та тып:
“Булмый язны туктатып!”
Төнлә суык шарт та шарт.
Кайсы ай мин?... Март!
Бу атнада балалар су һәм аның үзенчәлекләре белән танышалар.
-
Туган көнегез белән! 07.03.2013

Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сезгә тумыштан.
Үр артыннан яңа үрләр яулап
Яшисез сез туймый тормыштан.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә! Әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
-
04.03.2013

Бакчабызда "Гаилә бәйрәме" дәвам итә. Бүген дә зурлар төркемендә әти-әниләр белән берлектә "Гаилә бәйрәме" үткәрдек. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әти- әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Кичәдә әти-әниләр төрле уеннарда катнашты, ә балалары аларны котлап төрле биюләр, җырлар башкарды
-
Разноцветная планета 28.02.2013

28 февраль көнне Казан шәһәренең Идел буе районының 131 нче номерлы "Стрекоза" балалар бакчасында яңа "Разноцветная планета" программасы буенча семинар үткәрелде. Анда Мәскәүнең ЮВЕНТА нәшрияты методисты Рижская Елена Викторовна катнашты һәм чыгыш ясады. Бу өйрәнү семинарында безнең бакчадан да катнашучылар булды.
-
"Әти, әни һәм мин - тату гаилә" 26.02.2013

2 нче кечкенәләрнең 3 нче төркемендә үткәрелгән "Әти, әни һәм мин - тату гаилә" дип аталган кичә күңелле генә үтеп китте. Кичәбезнең максаты....
-
"Без булдырабыз!" 22.02.2013

"Ел тәрбиячесе - 2013" Республика конкурсының район этабында бакчабыздан Ахунова Г.М., Хуснутдинова Р.М. уңышлы чыгыш ясап, Ахунова Гульзиля Масхутовна 8 конкурсант арасында "Ел тәрбиячесе- 2013" исеменә лаек булды. Республика күләмендә үтәчәк конкурста да уңышлар телибез.
-
Бәләкәчтә гаилә бәйрәмнәре 22.02.2013

"Бала - гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла"
-
"Ил сакчылары" 18.02.2013

18 нче февральдән 23 февральгә кадәр, атналык "Ил сакчылары" исеме белән үтәчәк. "Минем яраткан шөгылем" (кул эшләре, хобби), "Минем әти солдат булган", "Аҗаган" патриотик уены, гомумән әлеге тематика астында бакчабызда бик күңелле чаралар үтәр дип көтелә.
-
Муса Җәлилгә багышланган атналык тәмам 15.02.2013

Балалар бакчасында герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган атналыкны төгәлләп 15 февраль көнне әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Муса Җәлил олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек - шагыйрь ул. Аның шигырьләре табигатьне яратырга, туган илне , ватанны сөяргә , аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Зурлар төркеме балалары безгә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Музыка җитәкчеләре "Әтәч", "Кәккүк", "Сәгать" җырларын башкардылар. Герой шагыйребезгә булган мәхәббәтегез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.
-
Математика эшчәнлеге 13.02.2013

Уртанчылар төркемендә математика эшчәнлеге Муса Җәлил иҗаты белән бәйләп үткәрелде. Муса Җәлилнең шигырьләреннән файдаланып, төсле төймәләр кулланып "Кызыл ромашка" ясадылар. Музыка белән интегральләштереп "Карак песи" җырын башкардылар.








