Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Тылсым көне. 14.06.2023

Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә тылсым коне. Тылсымчы үзенең тылсымлы тартмасыннан төрле уеннар чыгарды. Тылсымлы тартма бик бай булды, хәтта тартма эчендә тәмле банан да бар иде. Тылсымчы балаларга бик ошады
-
Тәҗрибәләр көне. 13.06.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу вакытта тәҗрибәләр үткәрүдән дә шәп нәрсә юк, әлбәттә. Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә бүген төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Балалар тәҗрибәләрне бик кызыксынып карап тордылар һәм биремнәрне үтәделәр.
-
Дуслык көне. 09.06.2023

Дуслык - теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Бүген икенче кече яшьтәгеләр төркемендә дуслык көне булды. Алар белән дуслык темасына әңгәмә үткәрделәр, төрле уеннар уйнадылар
-
Сәламәт булып үсик! 08.06.2023

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында беренче урында тора. Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары физик тәрбия дәресләрен күңелле, ярышлы уеннар ярдәмендә уздыралар
-
Математика көне 07.06.2023

Бүгенге көн икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математикага багышланган иде. Алар геометрик фигураларны, төсләрне, зур, кечкенә төшенчәләрен искә төшерделәр. Күңелле уеннар уйнадылар.
-
Пушкин көне 06.06.2023

6 июнь - А.С.Пушкинның туган көне. Бүгенге көнне икенче кече яшьтәгеләр төркеме А.С.Пушкинга багышладылар. Анын "Балык һәм балыкчы" әкиятен укыдылар һәм алтын балыкны төртеп буяу алымы белән буядылар.
-
Пушкин коне. "Балыкчы hэм алтын балык эките" 06.06.2023

Буген без икенче кечкенэлэр торкеме балалары белэн А. С. Пушкиннын "Балыкчы хэм алтын балык " экияте белэн таныштык, мультфильм карадык. Соныннан балаларга рэсемнэр буенча сораулар бирелде.
Бурычлар:
-эсэрнең текстын игътибар белэн тынлый белү, эчтэлек буенча сорауларга дорес жавап биру;
-балаларнын сузлек запасын активлаштырырга һэм баетырга;
- иллюстрация буенча геройларны аеру. -
Уенчыклар көне. 05.06.2023

Икенче кече яшьтәгеләр төркеменә Мыраубикә кунакка килде. Узе белән күп итеп уенчыклар алып килгән. Балалар белән уенчыклар турында әңгәмә алып барылды. Балалар уенчыкларны бик яраттылар. Алар белән күңелле итеп уйнадылар.
-
Сабантуй бүген бездә. 02.06.2023

Балалар бакчасында балаларга милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләр белән таныштыру дәвам итә. Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Бүген 'Шоколад " балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Без икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары әлеге бәйрәмдә уеннар уйнап күңел ачтык.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне. 01.06.2023

1 июнь - җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез.
Кадерле яшь дуслар! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без - олылар сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Сезнең киләчәкне бәхетле итү - безнең бурыч ул. Бүген "Шоколад " балалар бакчасынын икенче кече яшьтәгеләр төркемендә әлеге уңайдан кечкенә генә бәйрәм ясадылар. Әти-әниләр белән берлектә уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында балаларны Заляевлар гаиләсе туңдырма белән сыйладылар














